Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионатының төп этабы тәмамланды

Казанда WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатының беренче һәм төп этабы тәмамланды.

«Республика Хөкүмәте исеменнән беренче этапны тәмамлау белән тәбрик итәм. Мине катнашучылар саны арту, компетенцияләр саны шатландыра, алар елдан-ел арта бара, һәм мине чемпионатны уздыру урыны географиясе киңәюе шатландыра. Бу бөтен республика хәрәкәткә җәлеп ителгән, дигән сүз», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары — республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Аның сүзләренчә, барлык 96 өлкән һәм 66 яшүсмерләр компетенцияләре буенча ярышлар бара, әмма чемпионатның төп этабы узды, һәм бүген йомгак ясала. Ике этап калды, шуңа күрә ярышларның барлык 43 мәйданчыгында да чемпионат бераз соңрак тәмамланачак.

Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәният йортында 75 WorldSkills һәм 38 JuniorSkills компетенцияләре буенча укучыларны һәм техникум студентларын бүләкләделәр.

Бөтен республика буенча Бөгелмә, Буа һәм Алабуга шәһәрләреннән алып Казанга, Түбән Кама, Тәтеш һәм Иннополиска кадәр 43 урында Чемпионат узды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197060/


Фикер өстәү