«ASYL» бөтенроссия драматургия конкурсының шорт битенә җиде татар әсәре кергән

«ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсының шорт-битенә җиде татар пьесасы кергән. Исемлек конкурсны оештыручы Кариев театры сайтына урнаштырылган.

Конкурсның лонг битенә кергән 80 пьесаның иллесе шорт-биткә сайлап алынган. Конкурсның жюри рәисе, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов әйтүенчә, конкурсның шорт битенә театрларда куелырга мөмкин дип саналган әсәрләр генә кертелә.

Татарча пьесалар һәр номинациядә бар. Аларны жюри рәисе Ренат Әюпов, әдәбият белгечләре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хабетдинова һәм театр тәнкыйтьчесе Гөлшат Фәттахова укыган. Шорт битенә кертелгән пьесалар башка жюри әгъзалары таныша алсын өчен рус теленә тәрҗемә ителәчәк.

Татарча пьесаларның исемнәре — «Миңа дус кирәк», «Айда нинди хәлләр бар?», «Акбүре», «Кырлай Шүрәлесе», «Муенсалы бүре малае», «Хан кызы», «Туган ил бер генә!», «Сөембикә-Ханбикә».

  • Драматургия конкурсы күз алдында тотылган аудиториянең яшенә карап дүрт өлешкә бүленгән: 6 яшькә кадәрге балалар, 7 – 10, 11 – 15 һәм 16+. Оештыручылар барлыгы 217 пьеса кабул ителгәнен, аның бик азы гына татар телендә булуын әйткәннәр иде.
  • Җиңүчеләр 30 ноябрьгә билгеләнер дип көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197067/


Фикер өстәү