You Tube видеохостингында татарча иң дәвамлы туры эфир оештырылды

Кичә You Tube видеохостингында татар телендә иң озакка сузылган туры эфир булды. Ул 12 сәгать (иртәнге уннан кичке унга кадәр) дәвам итте. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Туры эфир кунаклары арасында Бөтендөнья татар яшьләре форумының элеккеге рәисе Тәбрис Яруллин, танылган татар рэперы Батыр Харис а.к.а Аltan, «Татар-радиосы» ди-джее Айсылу Лерон, блогер Әдилә Әхмәтова, ceo & founder TATAR TODAY Рөстәм Исхаков, «Баклажан» антикафесына нигез салучы Эдуард Ончуков һ.б. бар иде.

Туры эфирны TATARTELL You Tube-шоу алып баручылары Алсу Хафиз һәм Ләйлә Лерон үткәрде. Алып баручылар кунаклар белән татар дөньясындагы иң кайнар яңалыклар хакында фикер алышты.

Туры эфир Островский урамындагы 21нче йортта урнашкан «Баклажан» антикафесында узды һәм UrduckTV каналында трансляцияләнде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197083/


Фикер өстәү