Илсур Метшин Берләшкән милләтләр оешмасында халыкара комитет рәисе итеп сайланды

Казан мэры Илсур Илсур Метшин Берләшкән милләтләр оешмасы каршында җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитет рәисе итеп сайланды. Бу турыда Википедия волонтеры, татарча Википедиянең китапханәчесе, профессиональ тәрҗемәче, Википедияче исеменә лаек булган бердәнбер россияле, Викимедиа РУ табышсыз партнёрлыгы һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме әгъзасы, Россия Викимедиясенең волонтерлар чаптеры әгъзасы Фәрһад Фәткуллин хәбәр итте. 

Илсур Метшин бу вазифага Көньяк Африка Республикасының Дурбан шәһәрендә 11-15 ноябрьдә узган Берләшкән шәһәрләр һәм җирле үзидарәләр бөтендөнья саммитында сайланган. Ул 2007 елдан бирле шушы оешма составында була. Илсур Метшинга кадәр бу комитетны Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Толбаш җитәкләгән.

Фәрһад Фәткуллин бу турыда Википедиягә рус һәм инглиз телләрендә энциклопедик мәкалә язарга җыенуын да әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/17/197096/

 


Фикер өстәү