Югалган талантлар “Балкыш”та табыла

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов әнә шулай ди. Җырчының алай дип әйтергә тулы хокукы бар: инде менә алтынчы ел рәттән республикада өлкәннәр арасында узучы үзешчән башкаручылар фестивалендә жюри рәисе ул.

– Бездә үтүче бу чараны күреп, чит төбәкләр дә катнашырга теләген белдерә. 53 ел буе сәхнә тоткан кеше буларак, бу үзешчәннәргә карап сокланам. Аларның талантларына шаккатам, – ди Шамил Әхмәтҗанов. – Әнә Биектау районында яшәүче Галия Камалованы карагыз. Аны тыңлаганда, каз тәне чыга. Андагы моң! Мин андыйларны югалган талантлар дим. Вакытында сәхнәгә менә алмаган, башка эштә бил бөккән алар. Ә нәкъ менә шундыйларны тыңлау рәхәт. Сәхнәгә Мамадыштан Петухова фамилияле ханым чыккач, Россиянең атказанган артисты Зыкина дип торам.

Фестивальнең иң өлкән катнашучысына – 94 яшь. Сокланмый мөмкин түгел. Әмма аларга бәйгеләргә йөрү дә җиңел түгел. Шуңа да быел зона буенча үткәрелә торган шәһәрләр исемлеген бергә арттырганнар. Элек республиканың җиде шәһәрендә җыелып җырласалар, хәзер сигез урында “иң-иң”нәрне сайлыйлар. Бу хакта республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков җиткерде.

– “Балкыш” фестивале ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Безнең бу чара чит төбәкләрдә дә кызыксыну уятты. 2013 елда безгә башкортлар кушылды. 2016 елда Волгоградка барып, үз чыгышыбызны күрсәткәч, 2017 елда аларда да мондый фестиваль уздырыла башлады, – ди ул. – Һәр район үзенең өлкәненә ихтирам белән карый. Беренчеләрдән булып Саба, Актаныш, Азнакай, Әлмәт, Кама Тамагы районнары матур киемнәр тектерде. Хәзер инде остарулары җитте – аларны чын артистлардан аерып та булмый.

Катнашучыларга нинди бүләк бирелү белән кызыксынучылар да булды. Баксаң, безнең өлкәннәргә берни кирәкми икән. Алар өчен сәхнәгә менү үзе үк – зур шатлык. Урыннар билгеләнмәсә дә, бүләксез калдырмыйлар аларны. Сайлап алу турлары ноябрь ахырында башлана. Казанда апрельдә беренче гала-концерт, май аенда икенчесе, октябрьдә өченчесе уздырылачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү