20 ноябрьдә, төнлә һәм көндез, Татарстанда һәм Казанда 20 градус салкын була. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән термометр баганалары -11..-16 градус күрсәтәчәк. Аязган вакытта тагын да -22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -8..-13 градус салкын көтелә.
Моннан тыш, юлларда бозлавык булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat