Казанда янгын аркасында кафедан 15 кешене эвакуацияләгәннәр

Казанда «Мәдинә» кафесыннан янгын аркасында 15 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Спартак урамындагы бинада электр щиты януы турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр бара.

Алар килгәнче үк бинадан 15 кеше – анда эшләүчеләр һәм кафега килүчеләр чыгарылган була. 0,5 квадрат метр мәйданда чыккан янгын сүндерелә.

 


Фикер өстәү