Синоптиклар Россиянең кайбер төбәкләренә кыш килүе турында хәбәр итте

Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә метеорологик кыш урнашачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сөйләде, дип хәбәр итә RT.

Мәсәлән, Мәскәү төбәгендә 21 ноябрьгә каршы төндә 10 градуска кадәр салкын булачак, ә көндез һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр төшәчәк. Суыту үзе белән арктик антициклон алып киләчәк, дип ачыклык кертте Тишковец.

РФ Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Көньяк Уралда һәм Көньяк федераль округта климат нормасыннан аеруча көчле тайпылыш булачак. Анда һава температурасы гадәттәгедән 6-10 градуска түбәнрәк булачак.

Уралдан килгән салкын һава Татарстанда да һава шартларының кискен үзгәрүенә китерәчәк. Бүген, 20 ноябрьдә, иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары республика буенча кайбер урыннарда -22 градуска кадәр төшәчәк.

 


Фикер өстәү