Краснодар халкын токмач кисәргә, чәкчәк ясарга һәм өчпочмак пешерергә өйрәтәләр

Краснодарда Татар мәдәнияте көннәре кысаларында традицион татар ашларын пешерергә өйрәтәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Болгар-К «Краснодар төбәк иҗтимагый оешмасы» активистлары токмач, чәкчәк һәм өчпочмак кебек милли ризыклар буенча мастер-класслар үткәрә. Алар шулай ук тәм-томнардан авыз итәргә дә тәкъдим итә.

Кубань башкаласында Татар мәдәнияте көне икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел аны оештыручылар белән бергә бәйрәмдә 200дән артык кеше катнашкан.

 


Фикер өстәү