Россиялеләргә чиплы пластик паспорт кайчан бирелә башлаячагын хәбәр иттеләр

Россиядә  беренче пластик паспортларны 2020 елның беренче яртысында бастыра башлаячаклар, аларны тапшыру паспортны алыштыру вакыты җиткәч яки гражданин теләге буенча башкарылачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.

«Без сертификацияне төгәлләдек, елның беренче яртысында 100 мең басма әзерләнәчәк,» дип сөйләде Акимов.

Вице-премьер сүзләренчә, паспортлар урынына таныклыклар бирү гражданнарны мәҗбүр итмичә башкарылачак.

«Без моны, сез йөкләгәнчә, җайлап, кеше паспортны алыштыру вакыты җиткәч яисә үз теләге белән ала торган сервис булсын өчен, мәҗбүри булмаган рәвештә эшләргә ниятлибез», — диде Акимов.

Россия Президенты белән очрашу вакытында вице-премьер, россиялеләр цифрлы мохиттән дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү өчен активрак файдалана башлады, аерым алганда, соңгы елда электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күләме икеләтә артты, дип хәбәр итте.

Акимов белдергәнчә, Россия дәүләт хезмәтләре порталына керү буенча дөньяда икенче урында тора.

 


Фикер өстәү