Даруны интернет аша алып булачакмы?

Сез даруларны интернет аша сату ягындамы, әллә юкмы? Ә менә Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов даруларның рецептлар белән сатыла торганнарын да, башкаларын да онлайн-сату идеясен хуплап чыккан. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләгән.

– Медицина әһелләре арасыннан яртысы, санлы технологияләрне үстерүгә әзер түгелбез әле, дигән фикерне алга сөрә. Икенче яртысы, тизрәк үстерергә кирәк, болай да бик артта калдык, ди. Мин үзем менә шушы икенче категориягә керәм  һәм рецептсыз гына түгел, рецепт буенча бирелә торган даруларны да интернет аша сатуны үстерү ягында торам, – дигән ул.

Дәүләт Думасының интернетта рецептлы дарулар сату турында закон проектын икенче укылышта карап тикшерергә җыенуын искә төшерик. Төзәтмәләр нигезендә, 2022 елның 1 гыйнварыннан рецептлы дарулар өчен онлайн-сәүдә оештырылырга мөмкин.


Фикер өстәү