Татарстанның Лаеш районында «БМВ» һәм «Лада» бәрелешкән, һәлак булучылар да бар. Җитди юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоязма социаль челтәрләрдә барлыкка килде.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария Саескан Тавы ягына барган трассада була. «БМВ» белән «Лада Ларгус» капма-каршы бәрелешкән. Бәрелүдән «Лада Ларгус» юлдан кюветка чыгып оча, ә «БМВ» юлда аркылы туктап кала.
Шаһитлар мәгълүматларына караганда, авариядә, ким дигәндә, бер кеше үлгән. ЮТҺ шартлары билгеләнә.
https://youtu.be/75fv_YCOoWo
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat