Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстан буенча урыны белән 25 градуска кадәр салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
«2019 елның 21 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән һава температурасы -20, — 25 градуска кадәр төшәр дип көтелә», — диелә хәбәрдә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 21 ноябрьдән башлап Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә метеорологик Кыш урнашачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat