Тотса кызлар билеңнән. Келәмдә гүзәл затларга урын бармы?

Татарча көрәш ярышында егетләрне аркасына салып кыз бала батыр калган. Узган атна ахырында Питрәчтәге Шәле авылыннан әнә шундый хәбәр килде. Ярый белән ярамый бутала башлагач, гүзәл затларны кәмит өчен Сабан туе мәйданына чыгардылар. Аннары кызлар спорт заллары ишеген ачып керде. Хәзер менә егетләргә каршы чыгалар. Монысы көрәшнең кайсы төре? Заманадан калышып булмый, әмма медальләр һәм очколар гореф-гадәттән өстен чыкмыймы? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

 

Татарстандагы иң зур авыл саналган Шәледә бөтен республикага билгеле шәхес Фәйзерахман Сафин истәлегенә көрәш бәйгесе беренче тапкыр гына оештырылмый. Әмма быелгысы бу турнир хакында моңарчы ишетмәгән кешеләрнең дә игътибарын җәлеп итте. 14–16 яшьлек егетләр бил алышкан бәйгедә 55 килолы үсмерләр арасында 15 яшьлек кыз батыр калган! Ул әле көрәш белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган, шул арада егетләрне аркасына салырга да өйрәнгән. Билбаулы көрәш турнирларында да еш катнаша һәм җиңүчеләр сафына керә икән. Билгеле булганча, анысының ирекле төрендә гүзәл затлар арасында да ярыш оештыралар. Җиңүчеләр сафына Татарстан кызлары да еш эләгә. Әле күптән түгел генә Казанда дөнья чемпионаты узды һәм анда якташларыбыз янә үз көчләрен күрсәтә алды.

Сораганнар иде, каршы чыктык”

Татарча көрәштә кызлар нишли? Иң элек бу сорауны Питрәч районының спорт бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илшат Шәфигуллинга бирдек. Күп еллар дәвамында көрәшчеләр белән эшләгән белгеч хатын-кызның бил алышуына каршы икән.

— Әмма ул кыз ярышка катнашырга үзе теләк белдерде. Әти-әнисе дә риза. Бу бит рәсми ярыш түгел, шуңа күрә рөхсәт бирдек инде, – ди ул. – Аның әзерлеге яхшы. Хәтта минем белән көрәшергә дә мөмкин.

Әлеге турнирны тамаша кылырга Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин да барган. Дөрес, малайларның ничек итеп батыр кызга оттырганын күрмәгән, иртәрәк кайтып киткән.

— Хатын-кызның үзара көрәшүе бер нәрсә. Ә менә егетләр белән бил алышуы башка сыймый, – ди Равил Хәйруллин. – Төгәл хәтерләмим, бер районнан кызлар арасында ярыш уздырыйк әле, дип мөрәҗәгать иткәннәр иде. Каршы чыктык. Кабат сорамадылар. Мондый очраклар гадәткә керер дип уйламыйм.

Егетләрнең оттырасы килми”

Рудия Габдуллинага 18 яшь. Ул Казандагы “Ак барс” көрәш сараенда милли спорт төре белән шөгыльләнә. Әтисе белән Сабан туйларында йөргәндә көрәш белән кызыксына башлый. Аннары үзе дә күнегүләргә йөри башлый.

– Башта каршы килделәр. Аптырата торгач, ризалаштылар инде. Ул вакытта миңа 12 яшь, Йошкар-Олада яши идек. Илдус абый Гарипов җитәкчелегендә шөгыльләнә башладым. Тәүге ярышта ук малайлар арасында беренче урынны алдым. Узган ел Мари Илендә республика чемпионатында җиңдем, – дип сөйли Рудия. – Әлбәттә, егетләргә каршы көрәшүем “нормально” түгел. Тик кызлар юк бит. Бер-ике ай күнегүләргә йөриләр дә, аннары юкка чыгалар. Ә минем көрәшәсе килә. Башта көндәшнең мин икәнен белгәч, келәмгә чыкмаган егетләр дә бар иде. Аннары ияләштеләр инде. Берсенең дә кызларга оттырасы килми. Физиология дисезме? Егетләр белән кызлар арасындагы аерманы мин дә чамалыйм. Келәмдә исә көндәшемнең кем булуына игътибар итмим. Чыгам да көрәшәм. Бу спорт төре белән шөгыльләнә башлагач, эчке рухым ныгыды. Тормыштагы мәшәкатьләргә тынычрак карый башладым. Баштарак төрле сүзләр ишетергә туры килде. Келәмгә чыгып, егетләрне кимсетәм, янәсе. Хәзер игътибар итмим инде. Чөнки үз алдыма максат куйдым: спорт остасы исемен алырга! Менә аннары карарбыз.

Бернинди матурлыгы юк”

Татар хатын-кызының халык алдына чыгып бил алышуы безнең гореф-гадәтләргә бик үк туры килеп бетмәсә дә, яңалык түгел икән. Танылган журналист, татарның милли спорт төре турында күп китаплар авторы, заманында көрәш федерациясенең җитәкчесе дә булган Илдус Илдарханов фикере бу.

– Сугыш вакытында да булган андый хәлләр. Ирләр юк. Көрәш тә булмады дип әйтмәсеннәр өчен, Сабантуй мәйданына хатын-кызлар чыга башлый. Аңа кадәр кая ул көрәшү!? Кычкырып җырларга да ярамаган бит, – дип сөйли ул. – Ничек кенә булмасын, мин татар кызларын көрәштерү ягында түгел. Гүзәл зат гаилә җылысын саклый, балалар тәрбияли. Инде спортка кереп киткән икән, күнегүләр уздыруны аңлыйм әле. Ә менә егетләргә каршы көрәшү? Кызлар белән бил алышырга чыккан 15-16 яшьлек малайның үзен ничек хис иткәнен чамалагыз инде…

Казандагы “Ак барс” көрәш сарае җитәкчесенең урынбасары, Россиянең көрәш буенча җыелма командасы баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов та шул фикердә. “Ничек инде егет белән кызны көрәштерәсең? – дип аптырый ул. – Мәсьәләнең спорт кына түгел, гореф-гадәтләр белән бәйле ягы да бар бит. Кайбер Сабан туйларында күрәбез. Хатын-кыз уртага чыккан да бил алышырга маташа. Гәүдәләре бөтен мәйданга сузылган. Бернинди матурлыгы юк”.

Хатының тотса сөлге…

Язманы әзерләгәндә “ВТ” хәбәрчесе үзләре көрәшеп йөргән тагын ун егетнең фикерен белеште. Араларыннан өчесе хатын-кызлар көрәше булсын дигән фикердә. Берсе гүзәл затларның ир-егетләр белән бил алышуына да каршы түгел. Ә менә апа-сеңелләрегез, хатыныгыз, кызларыгызны келәмгә чыгарыр идегезме? Бу сорауга ун кешенең унысы да катгый рәвештә “юк” дип җавап бирде.

 

ФИКЕР

Юлия Пайгунова, психолог, Идел буе дәүләт спорт, физик культура, спорт һәм туризм академиясенең педагогика һәм психология кафедрасы доценты:

– Нәрсә генә дисәләр дә, хатын-кызның тормыштагы миссиясе билгеле. Ул нәфис зат булырга тиеш. Инде кызлар ир-егетләргә хас булган авыр спорт төрләренә тартыла икән, психологик сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Кызларның малайлар белән бер келәмдә бил алышканы турында ишеткән юк иде әле. Мин бу очракта безнең төбәктәге мәдәни һәм дини кыйммәтләр турында әйтеп тә тормыйм әле. Хөкемдарлар ничек юл куйган моңа? Малай белән кызның бил алышуы икесен дә рухи яктан имгәтергә мөмкин. Беренчесенә, әйтик, оят була, ул кимсенә. Икенчесе исә ир-егетләрне көч кулланып буйсындыра аласына ышана башлый. Хәтта тамашачыга да психологик зыян сала мондый күренеш. Кызганыч, бу хәл спорт белән генә бәйле түгел. Тормышта традицион кыйммәтләр югала, ир-ат һәм хатын-кыз рольләре бутала. Барысы да ничек тә булса уңышка ирешергә тырыша. Нәтиҗәсе генә аяныч.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: tatarstan.ru

 


Тотса кызлар билеңнән. Келәмдә гүзәл затларга урын бармы?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү