2020 елда ана капиталыннан айлык түләүләр арттырыла

2020 елда ана капиталыннан айлык түләүләр арттырыла. Алар 8 мең 896 сумнан 9 мең 373 сумга җитәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова сөйләде.

Ул 2018 елдан аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчасын айлап алып бару мөмкинлеге бирелгәнен искәртте. “Бер гаилә әгъзасына керем күләме 14 мең 34 сумнан артмаска тиеш. Бу эшкә яраклы кешенең яшәү минимумының 1,5 күләме нисбәтендә. Ана капиталыннан айлык түләү 8 мең 896 сум”, — диде Гөлсинә Сабирова.

2019 елда бу акча балага 1,5 яшь тулганчы бирелсә, 2020 елдан 3 яшь тулганчы түләнәчәк. Гөлсинә Сабирова 2 августта 305нче ФЗ кабул ителеп, аңа айлык түләүләр турында үзгәрешләр кертелгәнен әйтте. Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. “2020 елдан ана капиталы акчасын балага 3 яшь тулганчы алып булачак”, — диде ул.

Айлык түләүгә хокукны билгеләүче керем күләме дә арткан. Киләсе елдан керем күләме эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумының ике тапкырга тиң күләменнән чыгып билгеләнәчәк. Ул 20 мең 170 сум тәшкил итә. Айлык түләү 9 мең 373 сум булачак.

Быел тугыз айда Пенсия фонды ике баласы булган, айлык түләүләргә дәгъва иткән гаиләләрдән 800 гариза кабул иткән. Узган ел белән чагыштырганда, бу өч тапкыр артык. Ана капиталыннан айлык акча мәсьәләсендә барлыгы 1100 дән артык гаилә мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/20/197260/

Фикер өстәү