Пульмонолог тәмәке тартуның нинди авырулар китереп чыгаруы турында сөйләде

Тәмәке тарту инсульттан яман шешкә кадәр булган күп авырулар китереп чыгара. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә 16нчы Казан хастаханәсе шәһәр Пульмонология үзәгенең әйдәп баручы пульмонологы Алинә Бурчагина сөйләде.

«Тәмәке тарту яман шешне генә китереп чыгарырга мөмкин дигән фикер бар. Кешеләр тәмәке тартуның башка бик күп авырулар китереп чыгаруын белгәч, бик гаҗәпләнә. Әйтик, үпкәләрнең озакка сузылган обструктив авыруы башлана. Бу авыруның мәкерлелеге шунда, симптомнар үпкәнең шактый өлеше зарарланган вакытта гына барлыкка килә.

Шулай ук тәмәке тарту кан, кан тамырлары, аяк-кул очлыклары авырулары да тудыра. Сулый торган төтеннең токсик хәрәкәт итүе аркасында кан нык куера. Тромблар барлыкка килә, алар аякларны зарарлый, бу ампутациягә китерә. Куе кан инсульт һәм инфаркт булуга сәбәпче. Бу хакта да бик аз кеше генә фаразлый», — диде табиб.

Алинә Бурчагина сүзләренчә, санап үтелгән барлык авырулар да пассив тәмәке тартучыларда да барлыкка килә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/20/197262/

Фикер өстәү