Россиядә төзелеш компанияләрен торакны мебель белән тапшырырга мәҗбүр итәргә телиләр

Россиядә төзелеш компанияләрен стандарт торакны мебель белән тапшырырга мәҗбүр итәргә телиләр. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, бүгенге көндә әлеге мәсьәлә хакында фикер алышалар.

Министрлыкта искәртүләренчә, әлегә бу уңайдан анык кына карар юк. Федераль ведомство белән килештерү буенча, Мебель һәм агач эшкәртү тармагы предприятиеләре ассоциациясе хокукый актларга үзгәрешләр проектын әзерли.

Ассоциациядә стандарт торакка карата таләпләргә эчке бизәкләү эшләрен башкару, шулай ук сантехника һәм мебель белән җиһазландыруны да кертергә кирәк дигән фикердә торалар. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта илдә яңа төзелгән йортларның 62 проценты стандарт класска карый.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үтүләренчә, соңгы елларда сатып алучылар арасында яңа төзелгән йортларда эчке бизәкләү эшләре башкарылган һәм мебель белән җиһазланган фатирларның популярлыгы артканнан-арта.

РФ Федерация Советы әгъзасы Татьяна Гигель искәрткәнчә, инициативаны гамәлгә ашырган очракта гражданнарга йортларда эчке бизәкләү эшләре башкару һәм мебель белән җиһазландыруның берничә вариантын тәкъдим итәргә кирәк. Моннан тыш, ремонт эшләре белән шөгыльләнә торган компанияләрне «күләгә»дән чыгаруга аерым игътибар бирү зарур. Бу, үз чиратында, өстәмә рәсми эш урыннары һәм салым базасы булдырачак.

 


Фикер өстәү