Калган эшкә кар явамы?

Сентябрьдә берничә генә аяз көн була, тоташ яңгырлар коячак, дип куркытканнар иде. Һава торышын фаразлаучылар, шул исәптән халык синоптикларының да сүзе чынга ашмады. Мин бу юлларны язганда да әле, теләсәң, кырда эш оештырырлык. Хәтерләүчеләр бардыр, 1978 елда көз буе яңгыр чиләкләп койды, бәрәңге һәм ашлык басуда утырып калды. Быел да шулай булачак, дип шүрләтүчеләр булды.

Тиктомалдан гына һава торышы белән башланмады сүзебез. Көз яңгырлы килсә, эшләр бөтенләй хөрти булачак иде. Эш шунда: күпчелек хуҗалыкларда техника бик аз, техника булса, утырып эшләргә кешесе җитми. Менә мондый шартларда көзнең сузылуы безне коткарды да инде. Табигать, сузып булса да, кыр эшләрен төгәлләргә мөмкинлек бирде. Инде шул шартларда да кемнеңдер кырда ашлыгы калган икән, бу эшләргә теләмәүдән генә. Урып-җыю техникасы бөтенләй булмаган шәхси хуҗалыклар да пай җирләренә чәчкән ашлыкларын суктырып-ташып бетерделәр.

Мин ни өчен авылда эшкә кеше юк дигән теманы күтәрергә теләгән идем? Менә Белгород өлкәсендә (бу – Россиянең иң уңдырышлы туфраклы һәм авыл хуҗалыгы өчен идеаль шартлы төбәге) эшмәкәрләр, җир сатып алып, мул продукция җитештерергә ниятләгәннәр. Ләкин традицион рус ялкаулыгы белән очрашканнар. Халык акча түләсәң дә, мул итеп түләсәң дә, эшләргә теләми, хыялланып тик ята, дип зарланалар. Аптырагач, шәхси хуҗалык инстинктын уятырга теләп, алар халыкка процентсыз ссуда, үз предприятиеләренең акцияләрен, пай җирен үзең эшкәртеп, мул керем алу мөмкинлеге тәкъдим итеп караган. Теләүчеләр табылмаган. Шуннан халыктан сораштырганнар инде. Авыл халкыннан ике кешенең берсе, безгә өйдә бәдрәф кирәк түгел, 28 проценты, душның бернигә дә кирәге юк, дип җавап биргән, 60 проценты, мөмкинлек булса да, шәхси хуҗалыкны киңәйтмәс идем дигән. Шул ук 60 процент урлашуны начар түгел дип саный икән. Боларны бернинди эшкә дә мотивлаштырып булмый инде. Менә мондый халык белән эш оештырам димә.

Уралда Иван Миртов дигән эшмәкәр бар. Ул моннан берничә ел элек агач эшкәртү предприятиеләре ачып, авылдашларын эшле итәргә талпынып карады. Айга 60 мең сумлык хезмәт хакына эшкә кеше таба алмагач, предприятиеләрен ябып, акчасын шәһәрдә ай-ти өлкәгә инвестицияли башлады. “60 мең түләсәң, без эчеп үләчәкбез”, – дип әйттеләр ди авылдашлары. 300–400 сумга иртәдән кичкә кадәр ялланып эшлиләр дә акчаларын эчеп бетерәләр, дип зарлана Миртов туган авылы халкыннан.
Бәхеткә, бездә халык андый түгел. Татар авылы әле дә җир җимертеп эшли: төзи-кора, хәзер пай җирендә чәчә-ура да башлады инде. Теге Белгород өлкәсе крестьяннарына тәкъдим иткән шартларны безнең татар авылына бирсәң, җирнең кадерен белүчеләр байтак табылачак, мин моңа шикләнмим. Элегрәк рус халкының ялкаулыгы турында әйткәндә, улым мине милләтчелектә гаепли иде. Мин һич тә аларны хурларга теләп әйтмим ул сүзне. Бердән, үз халыкларының ялкаулыгы турында руслар үзләре күп сөйли һәм яза. Икенчедән, күрше өлкәләргә чыккач, авыллар аша узганда, мин улыма төртеп-төртеп күрсәтәм: “Менә кара нинди хәлдә авыллары”, – дим. Таза дип санаган йортларында да зәвык юк. Бары тик тормыш тәмен югалткан кешеләр генә шундый йорт төзи ала.

Бу мәсьәләнең икенче куркыныч ягы бар: фәкыйрь халык үзе генә бөлгенлектә яшәп калмый, күршесенең алгарышына да каршы төшә, аяк чала. Белгород өлкәсе бизнесмены Валерий Кустов, авылга психологлар һәм башка белгечләр чакыртып, бөлгенлек феноменын өйрәнгән һәм шундый нәтиҗә ясаган: халыкның 5 проценты эшмәкәрлеккә риза икән, әмма тирә-юньдәгеләрнең моңа начар карашыннан курка. 95 проценты 5 процентның аягына богау булып ябышкан ягъни.

Татар авылына әйләнеп кайтыйк. Бездә дә инвесторлар эшкә кеше таба алый интегә бит. Тик бу инде җитәкчелекнең инициативасызлыгыннан, совет ысуллары белән идарә итәргә азапланудан, үзгәрергә теләмәүдән. 2010 елга кадәр Арча ягында татар авылларында Оруч исемле әзәри эшмәкәре үз кеше булып беткән иде. Аны борыны юеш малайдан алып сакалы чаларган өлкәннәргә кадәр белә, исәнләшә, хисаплаша. Оруч авылда кесәсенә төргәге белән акча тыгып, берәүдән дә курыкмый ялгыз йөри. Арзанлы машина җигә. Аның хакында вакытында мин берничә тапкыр яздым. Оручның авылда күренүе көз җитүне аңлата, юкка чыгуы инде яз икәнен белдерә иде. Аның бизнесы бәрәңге белән бәйле: без үстергәнне алып сата да байый әзәри егете. Болай ул бик кече күңелле кеше, берничә авылның һәркемен диярлек исеме белән белә. Табигыйдыр ки, җәй көне ул, бәрәңге үскәнен көтеп, туган Грузиясендә (Оручның хатыны – марҗа, үзе Грузия гражданины иде) ята. Анда ниләр белән шөгыльләнгәндер, мәгълүм түгел, тик ятмагандыр һәрхәлдә. Менә шул Оруч бер елны җәйгә дә бездә калды. Арендага җир алып, бәрәңгене үзе үстерде. Бәрәңге өлгергәч, кызык хәл булды: Оручка арендага җир биргән хуҗалыкның бәрәңгесен чүпләргә кеше юк, бөтен халык Оруч җирендә бил бөгә. Колхоз рәисе тегене чакырып сүгеп карый, безнең кешеләрне үзеңә алып бетердең, ди. Әзәри исә әрләшми генә: “Алыгыз эшчеләрне үзегезгә, мин бер сүз дә әйтмим”, – ди. Тик халык аның җирендә балга сарышкан корт күче кебек ябышып ята, аерып алып булмый. Югыйсә бер үк шарт бит инде, бер үк бәрәңгегә бер үк норматив белән түли ике хуҗа да. Менә бит стимулларны дөрес кулланып мотивлаштыру нишләтә кешене! Хуҗалык башында Оруч кебек җитәкче торса, безнең авыллар әллә кайчан гөлбакчага әверелер иде. Хәер, әле дә бик төшеп калмый халык, тырыша, татар авылының йөзе балкып тора, шөкер. Җитәкчеләргә борылып шуны әйтәсе килә: эшләргә кеше юк икән, моны үзегездән күрегез.

2010 елгы корылыкта бәрәңге уңмагач, Оруч безнең якларны ташлап китте. Аннан соң бер генә ел бәрәңге игеп карадылар да, уңышны Оручтан башка урнаштыра алмагач, хуҗалыклар ул эшне ташлады. Махсуслашкан бер хуҗалык кына шөгыльләнә хәзер бәрәңге үстерү белән. Тик истәлек булып Оручның сабагы калды, ул биргән дәресне мастер-класс итеп файдаланырга теләүчеләр күренми никтер.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү