Авыл – безнең нигезебез. Авыл – тел һәм милләт сакчысы. Бүгенге авыл ничек яши? Аны кемнәр яшәтә? Авылның киләчәге кем кулында? “Ватаным Татарстан” газетасы авылны һәм авыл кешесен зурлау максатыннан “Бу – минем туган авыл!” дигән зур бәйге игълан итә! Авыл хезмәтчәннәре, авылга ярдәм итүче иганәчеләр, авылда яшәүче яшьләр турындагы язмаларыгызны көтеп калабыз, кадерле укучылар! Бәйге таләпләренә туры килгән язмалар газетада басылып барачак. Җиңүчеләр 50000 сум күләмендә премия белән бүләкләнә!
«Без – авылдан»
Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән авылның яшәешенә, үсешенә өлеш кертүче авыл кешеләре, һөнәрчеләре, кәсепчеләре турында иң яхшы язма
50000 сумлык премия
10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге
«Авыл рухы»
Авылның мәдәни тормышын, үзенчәлекле традицияләрен, мәгарифен чагылдыручы иң яхшы язма
50000 сумлык премия
10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге
«Без бит – авыл яшьләре!»
Авылда төпләнеп калган яки әйләнеп кайткан яшьләр (40 яшькә кадәр) турында иң яхшы язма
50000 сумлык премия
10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге
«Җир кешесе»
Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яки эшләгән хезмәт кешесе, гаилә-династияләр турында иң яхшы язма
50000 сумлык премия
10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге
«Игелекле авылдашым»
Читтә яшәп, авылга ярдәм итүче кешеләр турында иң яхшы язма
50000 сумлык премия
10000 сум күләмендә 2 кызыксындыру бүләге
«Иң яшь автор»
Мәктәп яшеннән узмаган катнашучылар арасыннан иң яхшы язма авторы
15000 сум күләмендә 1 премия
Бәйгенең шартлары:
”Бу минем туган авыл!” бәйгесе 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итә. Нигезләмә белән www.vatantat.ru сайтында танышырга мөмкин.
Бәйгегә шигырь, поэма, хикәя-повестьлар, башка матбугат чараларында басылган язмалар кабул ителми. Язма күләме басма форматта 4 биттән артмаска тиеш. Материаллар 420097, Казан, Академия урамы, 2 нче йорт адресы буенча яки konkurs_vt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә һәм кире кайтарылмый. Хатта авторның исем-фамилиясе, яше, торган урыны күрсәтелергә тиеш. Белешмә өчен телефон: (843) 222 09 70, 8917 927 00 40.
Бәйгедә катнашучының 2020 елның беренче яртыеллыгына ”Ватаным Татарстан” газетасына язылган булуы шарт, квитанция редакциягә язма белән җибәрелә. (Исегезгә төшерәбез: һәр айның 15 нче числосына кадәр язылган очракта газета киләсе айдан килә башлый.)
Приложение № 1 к Положению о конкурсе «Бу — минем туган авыл!»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Хэерле кичлэр!!!
«Игелекле авылдашым» — бу темага БИК сирэк мэкалэ язылырга тиеш…. Кушианнар табылыр, элбэттэ….
«Авлларны тар-мар итучелэр яки кем гаепле. Авылларнын улеп баруына» — дигэн тема актуаль булыр иде….
Бу минем тема тугел….
Авылларны таратучыларны — АТАРГА т.е. на РАСТРЕЛ — дип язар идем!!!
Мэжбури яки махсус колхоз — совхозларны тарату чиновникларнын ялгышулары булды
Рамиль эфэнде, мин сезнен белэн килешеп бетмим, игелекле кешелэр эле авылларда сирэк булса да очрый.