ТАССР дәүләт комитетының элеккеге рәисе Габделхак Гыйләҗев вафат

21 ноябрьдә 91 яшендә хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча ТАССР дәүләт комитетының элеккеге рәисе Габделхак Гыйләҗев вафат булды. Татарстан җитәкчелеге мәрхүм дәүләт эшлеклесенең туганнарының кайгысын уртаклашты.

Габделхак Гыйләҗев 1928 елның 4 апрелендә ТАССРның Лениногорск районы Ялтау бистәсендә туган. Хәрби хезмәттән кайтканнан соң, 1955 елда комсомол эшендә хезмәт юлын башлый. 1980 елда КПССның Минзәлә район комитетының беренче секретаре итеп билгеләнә. 1985 елда аны Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе итеп сайлап куялар.

Гыйләҗев җитәкчелегендә республикада хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләрне җайга салу, халык мәшгульлеген тәэмин итү, эшкә урнаштыру һәм социаль гарантияләр системасын камилләштерү белән бәйле мөһим проектлар гамәлгә ашырыла. Ул «социаль-хезмәт өлкәсендә закон чыгару базасын үстерү һәм гамәлгә ашыруга да сизелерлек өлеш кертә», диелә кайгынамәдә.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, актив тормыш позициясе һәм казанышлары өчен Габделхак Гыйләҗев күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек була. Алар арасында Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Мактау билгесе» орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале, «Фидакяр хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» һәм «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медальләре бар.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин имзалаган.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов та кайгынамәгә үз имзасын куйган.


Фикер өстәү