Экспертлар антибиотик эчү буенча киңәш бирде

Роспотребнадзор экспертлары антибиотиклар кабул итү буенча  киңәшләр бирде. Алар ведомство сайтында урнаштырылган.

Белгечләр әйтүенчә, антибиотикларны нигезсез билгеләү һәм дөрес кулланмау нәтиҗәсендә микроблар аларга каршы тора алмый башлый. Еш кына табиблар антибиотик препаратларны болай гына язып бирә, пациентлар исә аларны рецептсыз сатып ала.

Микробларның антибиотикларга каршы торуына чик кую өчен, табиблар «аларны рецепт буенча гына кабул итәргә, әлеге препаратларны мөстәкыйль рәвештә сатып алмаска» киңәш итә. Пациент табиб киңәшләрен катгый рәвештә үтәргә һәм үзенең антибиотикларын беркайчан да башкаларга бирмәскә тиеш.

Шул ук вакытта, Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, йогышлы авыруларны (пневмония, туберкулез, гонорея һәм сальмонеллезны да кертеп) антибиотикларның нәтиҗәлелеге кимү аркасында дәвалавы кыенлашканнан-кыенлаша бара.

«Галимнәр фаразлавынча, әгәр бу проблема хәл ителмәсә, алдагы 10-15 ел эчендә йогышлы авырулар киң таралырга һәм алар 30 миллион кешене якты дөньядан алып китәргә мөмкин», — дип кисәттеләр ведомствода.


Фикер өстәү