Вәт өчпочмак#3. Кунакта — танылган көрәшче, спорт остасы, дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов

«ВәТ өчпочмак»ның яңа көрәш,спортка бәйле, көрәшнең үзе кебек кызу һәм кызык чыгарылышы әзер!
Кунакта — танылган көрәшче, спорт остасы,дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов.

Хатын-кызлар көрәшенә бездә урын бармы? Көрәшче булыр өчен кая туарга кирәк? Азат көрәштәге уңышлары өчен кемгә рәхмәтле?
Көрәштә допинг куллану бармы? Шушы һәм башка сорауларга җавапны безнең подкастта гына ишетеп булачак! Тизрәк тыңлагыз!

Алып баручылар: Илнар Хөснуллин, Чулпан Гарифуллина.

Темалар:

1:30 — Көрәш — матур егетләр урынымы? Көрәшкә кызыксыну бармы?
2:58 — Көрәшкә тамашачыны ничек җәлеп итәргә?
4:25 -«Кешегә ярыйбыз диеп…»
5:43 -«Ә кайчан көрәшергә соң?!..»
7:00 — Көрәштә Корбан Бәрдыев системасы турында
8:55 — Кагыйдәләр үзгәртү кайчан туктар?
9:17 — «Кысыла, кысыла Тукайлар туган…»
10:00 — «Өтүкән» перфомансына Азатның нинди катнашы бар?
12:52 — Көрәшнең фәлсәфәсе нидә?
14:25 — Милләт киләчәге — көрәшме?!
15:59 — Көрәшкә көчне каян аласы?
17:38 — «Көч булгач, акыл кирәкми…»
19:40 — Азат уз улыннан көрәшче ясармы?
21:09 — Көрәшнең чишмә башы — авыл
23:45 — Олимпия уеннары һәм көрәш
26:00 — Допинг һәм көрәш
27:01 — «Пенсиягә җибәрмәгез..»
28:48 — Хатын- кыз көрәшергә тиешме?
32:44 — Егетләргә каршы келәмдә кызлар көрәшенә Азат фикере
34:39 — Артистлар Сабан туенда көрәшкә урын бармы?
36:50 — Азат кемнәрнең көрәшен үз итә?
37:52 — Финанс яктан көрәшкә игътибар җитәрлекме?
41:00 — Хөкемдарлык турында


Вәт өчпочмак#3. Кунакта — танылган көрәшче, спорт остасы, дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов” язмасына фикерләр

  1. Дәвамлы булсын.
    Азат бик төпле фикерле
    Алып баручыларның сораулары үтемле!

Җавап Отменить ответ