Татарстанда юл һәлакәтендә ике кеше имгәнгән (ФОТО)

Татарстан юлында «Шевроле» автомобиле юл кырыена чыккан һәм техник хезмәт күрсәтү станциясенә бәрелгән. Ике кеше зыян күргән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Һәлакәт бүген Татарстанның Биектау районында 5.00 сәгать тирәсендә булган.

«Шевроле» йөртүчесе руль артында йоклап киткән яки идарәне югалткан. Нәтиҗәдә, автомобиль каршы як полосага чыгып, техник хезмәт күрсәтү станциясенә бәрелгән», дип сөйләде һәлакәт шаһитлары.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәттә ике кеше — ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/22/197389/

Фикер өстәү