Татарстанда юка бозга кергән балыкчыларга штраф салдылар

Татарстанда рейд вакытында Идел һәм Зөя елгаларына юка бозга чыккан балыкчыларны штрафка тарттылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстанның Яшел Үзән районында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары полицейскийлар һәм волонтерлар белән бергәләп елгага юка бозга чыккан балыкчыларны тотты.

«7 сантиметрдан кимрәк калынлыктагы бозга керү куркыныч тудыра, теләсә кайсы минутта кеше су астына төшеп китәргә мөмкин», — диде Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев.

Куркынычсызрак урыннарда бозның калынлыгы 5 смдан артмаган. Ләкин бу балыкчыларны туктатмый. Хокук бозучыларның күбесе салкын көннәрдә бозга беренче тапкыр гына чыкмый — «бер тапкыр да батмаганнар».

Шуңа да карамастан, административ хокук бозу буенча 8 беркетмә төзелгән. Хәзер балыкчылар мең ярым сумнан башлап штраф түләячәк.

Рейд вакытында барлыгы 98 кеше катнашкан, алар елгаларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшергән һәм белешмәләр тараткан.


Фикер өстәү