“Пешергән бәлешләрем бер меңнән артык”

Кем ничектер, мин бәлеш пешерү өчен аерым сәләт белән туарга кирәктер дип уйлыйм. Шуңа да хәзер күпләр, мәҗлес-фәлән җыя калса, бу ризыкны осталардан пешертә. Бәлеш тамакка гына түгел, күзгә дә, йөрәккә дә ятышлы булырга тиеш бит.

Нинди ризыкка тотынма, һәр останың үз сере була. Шушы серне ачыклау нияте белән Чаллыдан Әсфәрә ханым Зариповага мөрәҗәгать иткәч исә: “Бәлеш салуның ние бар инде, кызым?” – дип җавап кайтарды.

Әсфәрә ханымның бәлешләре – чын сәнгать әсәре. Чәчәкләр, сүзләр белән матур итеп бизәп пешерә ул аларны. Гомерендә бер тапкыр Әсфәрә ханымның бәлешен ашап караган кеше аңа шулкадәр тиз ияләшә, шуннан соң гел аннан пешертә башлый икән. Берничә танышым хәтта: “Әбием үпкәләмәсен, Әсфәрә апа бәлешеннән дә тәмлесе юк инде!” − дигән иде. Шулкадәр мактагач, бәлеш остасы белән үзем сөйләшергә булдым.

– Тумышым белән Мөслим районы, Елгабаш авылыннан. Мине әбием карап үстерде, ул бик тәмле пешерә иде, 96 яшендә үлде. 8 сыйныфны тәмамлагач, Чаллыга чыгып киттем. Биредә урнашып, тегүчегә укыдым. Әмма һөнәрем буенча эшләмәдем, КамАЗда хезмәт куйдым. 18 яшемдә кияүгә чыктым, бер-бер артлы кызларым туды, – дип сөйләде ул үзе турында. Язмыш дигәне җиңел булмый Әсфәрә ханымның. Ятимлек ачысына ике бала белән тол калу да өстәлә. Әмма мондый борчуларны басарга яраткан шөгыле ярдәм итә.

– Бәлеш бизәү – яңалык, ул осталык та сорый. Әсфәрә ханым, сез – кайчаннан башлап бәлеш пешерү остасы инде?

– Тәүге бәлешемне 16 яшьтә пешереп карадым. Ул чакта камыр ризыгы бик уңмаган иде инде. Кечкенә кызым: “Әни, заказга бәлеш пешерә башла әле. Синең бит ул бигрәк тәмле!” – дигәннән барысы да башланды инде. Ул чакта: “Мин пешергән бәлеш кемгә кирәк?” – дип сукранганым да булды. Кызым үгетләгәч, бу эшкә 2015 елдан тотындым. Бәлешләргә кызыксыну булыр дип һич кенә дә уйламадым. Үзем нечкә күңелле, эчкерсез булгач, заказ бирүчеләрем дә мине ярата, бәлешләремне мактый-мактый ала. Хәер, үзем мактаганнарын яратмыйм да! Аннан, сәламәтлеккә бәйле сәбәпләр аркасында, күп вакыт өйдә узгач та, бер шөгыль кебек ул миңа бәлеш пешерү. Пешекче дә, кондитер да түгелмен, камыр ашларына бик яратып алынам.

– Бәлеш пешерү дә җиңел эш түгел бит.

– Мең генә бәлеш пешермәдем инде, балам, ике меңнән дә күбрәктер. Бизәүгә килгәндә, мин аларны ничек күз алдыма китерәм, шулай ясыйм. Хәтта төнлә йоклый алмаганда, күз алдыма китереп ятам да иртән шуларны камыр белән ясап карыйм.

– Бәлеш тишелеп тә җәфалый бит әле ул. Сезнеке тишелмиме әллә?

– Андый чаклар да була, тишелгәли. Кеше калын камыр яратмый бит, юкарак иткәч, тишелә.

– Элек бит әбиләребезнең камыр куюларын карап үсә идек, ә хәзер балалар телефон “актарып” үсә… Бер дә ашарга пешерә белмәгән кызларга нинди киңәш бирер идегез, Әсфәрә ханым?

– Кешенең теләге булырга тиеш, балам. Мине әбием өйрәтмәде, мин аның бәлеш ясаганын карап утыра идем. Шуннан кыстыбый, өчпочмак һәм башка камыр ашларын пешерә башладым. Теләк кирәк. Җан тынычлыгы булса, әллә ниләр эшләп була! Минем олы кызыма – 35, кечесенә – 32, алар да бик тәмле итеп әзерлиләр. Минемчә, хәзер пешерә белмәгән кеше юктыр да инде ул. Интернет заманасы бит. Бар нәрсәне дә ул өйрәтә.

Әсфәрә ханымнан бәлеш рецепты 

300 гр кайнар суга 100 гр үсемлек мае, 50 гр атланмай эретеп салабыз, 3–4 аш кашыгы майонез, тоз, чеметем генә чәй содасы өстибез. Кашык белән болгата-болгата, он кушабыз. Камыр басабыз. Ул бик каты да, йомшак та булмасын. 1–2 сәгатькә суыткычка тыгып, камырны ял иттерәбез. Бәлеш эчлеге өчен бәрәңге, ит, суган, борыч, тоз кирәк. Камырны ике өлешкә бүлеп, табага җәеп, эчлекне салабыз, өстен каплыйбыз. Бәлеш пешеп чыгарга ярты сәгать кала, ит шулпасы һәм, эретеп, атланмай салабыз.

Әсфәрә ханым киңәшләре

Бәлешне күбесенчә сыер итеннән пешерәләр. Үрдәк ите белән казныкын кушып пешерсәң дә бик тәмле була. Мин бәлешләрне сыер ите кушып ясыйм. “Беляевская” дигән он кулланам. Шул оннан басып ясаган камырдан әзерләнгән бәлешнең тәмле исе бөтен өйгә тарала. Бәлешнең әзер булуын да шуннан беләм. Бәлеш өстен май белән генә майлыйм. Бәлешләрнең төбе каралу духовкадан да тора. Мин бәлешләрне 2 сәгать тә 30 минут, 3 сәгать тотам. Башта ярты сәгатьләп 205 градуска куеп, бәлешнең йөзен китерәм дә, аннары 180 градуска калдырып, пешереп бетерәм. Шулай иткәндә төбе янмый да, көйми дә.


Фикер өстәү