Низаглашу кемгә кирәк? | Марат Кәбиров уйланулары

Без эш башласак, киң колач белән тотынабыз һәм үзебезнең булдыклылыкка үзебез дә аптырап калабыз. Әле яңарак “Татарның үсеш стратегиясе”н булдыруга алынган идек. Төрле төбәкләрдә шул хакта фикер алышулар уздырылды, анда Казаннан акыл ияләре төялеп килде. Көннәрен, хәтта атналарын да шушы юлда үткәрүчеләр булды. Матбугат чаралары шаулап торды. Әйткәндәй, хәзер нинди стадиядә әле ул “Татар халкының үсеш стратегиясе”? Соңгы вакытта ым-шымы ишетелми. Ул да җир белән күк арасына элеп куелды бугай…

Без: “Халкыбыз – аяныч хәлдә. Телебез бетә. Нәрсә эшләргә соң?” – дип тел чарлыйбыз. Бер карасаң, әллә ниләр уйлап табарга кирәкми бугай. Бары тик башлаган эшләрне тәмамлап куярга гына кирәк. Ә без башлыйбыз да ташлыйбыз… Җиренә җиткереп үтәлгән бер генә гамәлебез дә юк. “Соңгы биш елда татарга кагылышлы эшләрнең иң уңышлысы кайсы?” – дигән сорауга җавап итеп тә татарны бетерүгә юнәлтелгән гамәлләрне генә китерергә мөмкиндер. Бары тик шулар гына уңыш казана. Бары тик алар гына җиренә җиткереп башкарыла. Файда китерердәйләре күктә эленеп кала, юкка чыга, пычратыла һәм соңгы чиктә татарга каршы эшләтелә башлый. Мисаллар бар…

Соңгы елларда “татарча диктант” дигән акция киң колач алды. Зур чыгымнар таләп итми торган гадидән гади, әмма бик эчтәлекле һәм көчле чара. Узган ел анда 15 меңнән артык кеше катнашкан. Быел исә Татарстан белән генә чикләнмичә, Россия Федерациясенең 40 төбәгендә һәм хәтта Төркия, Болгария, Канада, Кытай, Швеция, Яңа Зеландиядә илләрендә дә уздырылды. Оештыручылар аны онлайн язу мөмкинлеген дә күз уңында тоткан. Әйтеп яздыру өчен Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” һәм Газиз Мөхәммәтшиннең “Саумысыз, аккошлар” әсәрләреннән өзекләр сайланган иде.

Ләкин монда да көтелмәгәнрәк хәлләр килеп чыкты. 2 миллионга якын татар яшәгән ут күршеләребез Башкортстан республикасының милләткә бәйле җәмәгать оешмалары канәгатьсезлек белдерде. Ә “Башкортстан руслары соборы” идарәсе һәм Башкортстан халыклары ассамблеясы шурасы Казан

Кремленә бик кискен хат та юллаган, дигән хәбәрләр булды. Анда чараны оештыручыларның, югары хакимият фатихасын алмыйча, турыдан-туры җирле мәгариф бүлекләре белән хезмәттәшлек итүе – эшлеклелек этикасын һәм республикалар арасында хезмәттәшлек нормаларын бозу дип тәнкыйтьләнә. “Татарча диктант” барган көндә Башкортстан Мәгариф министрлыгы рус һәм башкорт телләрендә “Тоталь диктант” дип аталган чара үткәрде. Аны оештыручылар билгеләвенчә, Тоталь диктант татарлар уздырган чарага берничек тә бәйләнмәгән икән.

Башкортстан мәгариф министрлыгына диктантның тексты да ошамаган. Шуңа аны үзләре тәкъдим иткән текст белән алыштырганнар. “Дуслык күпере” дип аталган яңа текстта менә шундыйрак җөмләләр булган, имеш: “Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр белән татарлар бигрәк тә иркен аралаша”. Бу җөмләләрне ошатмыйча, диктантны ташлап китүчеләр дә табылган.

Ничек кенә булмасын, тыныч кына башкарып чыга ала торган гадидән гади диктант язу үзара үпкәләүләр, мөнәсәбәт ачыклаулар белән тәмамланды. Кемгә кирәк иде соң бу?

Әлеге аңлашылмаучылыкны Башкортстанда яшәүче татар җанлы кешеләр “алдагы елда узачак җан исәбен алуга әзерлек” диебрәк кабул итә. Янәсе, төньяк-көнбатыш районнарда яшәүчеләрне башкорт итеп яздыруга көйли тору өчен башкорт милләтчеләре тарафыннан уйлап чыгарылган гамәл. Ай-һай!.. Бер дә ышанасы килми.

Мондый диктантларга милли үзаңы ныгыган кешеләр килә бит инде, аларны арзанлы трюклар белән генә алдап булмый. Шуңа күрә, әлеге күренешнең җанисәпкә генә бәйле булуы һич ышандырмый. Әгәр бөтен максаты шул гына булса, башкорт милләтпәрвәрләренең бу теләген аңлап булыр иде әле: республика исемен саклап калу өчен, башкортның күп булып күренүе кирәк – бар да аңлаешлы, табигый. “Башкортстан” исеменең сакланып калуы башкорт кына түгел, татар өчен дә әһәмиятле. Тик алайса, “Башкортстан руслары соборы” нишли соң? Кайчаннан бирле рус милли оешмалары аз санлы халыклар мәнфәгатен алга сөрә башлады әле? Соклангыч бит бу!

Әлеге вакыйгага айдан артык вакыт узса да, интернетта бәхәсләр берчә сүрелеп, берчә бик кискен кыяфәт алып, һаман да дәвам итә. Сүз арты сүз чыга, яралар ачыла… Дәвам иттерү белән махсус шөгыльләнүчеләр дә бардыр сыман тоела. Гади бер диктанттан барлыкка килгән кечкенә каршылык шул рәвешле ике халык вәкилләрен ызгыштырып ята. Россиядә яшәүче аз санлы милләтләрнең телләрен мәктәпләрдән куып чыгарган чорда үзара берләшергә омтылыш ясаган татар, башкорт зыялыларының да кайберләре, әлеге бәхәсләргә кушылып, низагны тирәнәйтеп җибәрә. Хәзер инде бу ике тугандаш халыкның бердәм булып үзләрен яклашуы турында сүз дә юк, алар бер-берсен авырттырыбрак чукырга тырышу белән мәшгуль. Әледән-әле булып торган мондый ыгы-зыгыларның чын сәбәбе дә, максаты да, кемгә файдалы икәне дә аңлашыладыр инде…

Һәм шул вакытта… Ноябрь башында Россия Президенты каршындагы Рус теле шурасы утырыш уздырды. Дөньяда рус теленә басым баруы, аны сакларга һәм якларга кирәклеге турында сөйләштеләр. “Рус теленең Россиядә яшәүчеләр өчен ана теле булмавы мөмкин түгел”, – дигән фикер әйтелде. Димәк, нинди милләттән булсаң да, ана телең – рус теле. Сөен һәм горурлан!..

Үткән атнада Мәскәүнең Мәгарифне үстерү федераль институтында (ФИРО) Россия төбәкләреннән Бөтенроссия мастер-классы финалына җыелган туган тел укытучылары түгәрәк өстәл уздырды. Сүз нигездә туган тел укытуны мәҗбүри программадан чыгарып, факультатив рәвешендә калдыру турында барды. Әлеге тәкъдим белән Татарстан вәкиле Татьяна Череватая чыкты. “Туган телне өйрәнергә теләүчеләргә болай да җитәрлек мөмкинлекләр бар: факультативлар, секцияләр, тел өйрәнү үзәкләре, аларга инде финанслар да бүленә”, – дип белдерде ул. Һәм төбәкләрнең Мәгариф министрлыкларын Россия Мәгариф министрлыгының төбәк филиаллары итеп үзгәртү турында сүз кузгатты. Аны ФИРОның этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко куәтләде. “Татарстан һәм Башкортстан республикаларының тискәре

тәҗрибәсенә караганда, туган телгә бәйле проблемалар урындагы хакимият телләр өйрәнүне мәҗбүриләштерергә тырышканлыктан барлыкка килә”, – дигәнрәк фикер әйтте ул. Бу очракта “туган тел” дигәндә аз санлы халыкларның телләре күз уңында тотыла. Шул ук татар, башкорт, һ.б. Рус теле моңа керми, ул дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш.

Туган телләрне факультатив рәвешенә калдыру турында фикер моннан берничә ел элек яңгыраган иде инде. Тик ул чакта милли оешмалар кискен каршы чыкты. Һәм туган тел өйрәнүнең ике якны да күпмедер дәрәҗәдә канәгатьләндерерлек әмәлен таптылар. Бүген исә тагын…

Туган телләрне уку йортларыннан кысрыклап чыгаруга юнәлтелгән законнар кабул итү өчен җирлек әзерләнәме? Бу юнәлештәге эшчәнлек шуның белән генә тукталыр, дисезме? Туган теле – рус теле, милләте – Россия гражданы булган дәүләттә милли республикалар сакланып кала аламы?

Сораулар күп, тик алар әлегә көн үзәгендә түгел. Чөнки мөнәсәбәт ачыклаулар бара. “Татарча диктант”ны мисал өчен генә алдым. Чынында, әнә шундый вак-төякләрне һәр адымда табарга мөмкин. Аларны, бәлки, низаглар туктаусыз дәвам итсен өчен махсус рәвештә уйлап чыгаралардыр… Һәм ул уңышлы эшли. Ә бу милләт вәкилләренең, юк сәбәпне бар итеп, үзара ызгышуы сөзешә-сөзешә ит комбинатына кереп барган үгезләрне хәтерләтә…


Фикер өстәү