Татарстанда салкын һәм аяз һава торышы сакланачак

Якындагы өч көндә Татарстан территориясендә явым-төшемсез салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

26 ноябрьдә төнлә һәм иртән республика буенча уртача һава температурасы 8дән 13 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары нульдән 3-8 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.

Шундый ук һава торышы чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 27 һәм 28 ноябрьдә сакланачак. Шулай итеп, атна уртасында төнге температура в -17 градуска җитәргә мөмкин, көндез -3тән -8 градуска кадәр булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал, җил үз юнәлешен көньякка алыштырачак. Төнге температура 5-10, ә аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак.

«28 ноябрьдә көндез максималь һава температурасы -1, -6 градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык саклана», – дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.


Фикер өстәү