Татарстанда хезмәт хакы арткан

Быелның тугыз аенда Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы артып, 36 мең 200,1 сумга җиткән. “Татарстанстат” хәбәр иткәнчә, үсеш – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 5,6 процентны тәшкил иткән. Шул ук вакытта эш хакының чынбарлыктагы үсеше (ягъни товарлар, хезмәт күрсәтүләр бәяләре кыйммәтләнүдән чыгып исәпләнгән) әллә ни мактанырлык түгел: республикада шушы чорда нибары 1,1 процентка арткан.


Фикер өстәү