Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр беләзек киеп йөри башлаячак

Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәгеләр кулларына төймәле беләзекләр кияргә мөмкин.  Шулай итеп, алар, сәламәтлек  начараеп киткәндә, әнә шул төймәгә басып, үзләренә кичекмәстән белгеч чакырта алачак, дигән сүз бу.  Шәһәрнең “Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира МифтаховаИзраильдә стажировка узганда өйдә хезмәт күрсәтелүдәге кешеләр кулындагы шул беләзеккә кызыгып кайткан.

Авыру үзенә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, беләзектәге сөйләшүләр җайланмасы аша үзәк диспетчеры белән элемтәгә кереп, табибны чакыртаала икән.

Сүз уңаеннан, автомобиль төзүчеләр шәһәрендә барлыгы 677 өлкән кешегә өйдә социаль хезмәт күрсәтелүен билгеләп үтәргә кирәк. Шуның 165е – социаль, медицина хезмәтләре күрсәтү нигезендә озак вакытлы карау-тәрбияләүдә. Каты авырулардан интегүче сырхауларның туганнары өчен биредә “Сырхауларны тергезү һәм карау мәктәбе” дә эшләп килә. Анда бушлай дәресләр үткәрелә.


Фикер өстәү