Хөкүмәттән дүрт тапкыр артып кайткан акча юл, зират, тротуарлар өчен тотылачак

Узган якшәмбедә республиканың 15 районында кабаттан референдум һәм җыеннар узды. Анда барлыгы 62,8 мең кеше катнашып, үзара салым җыю буенча үз фикерен әйтте.   

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 16 җирлектә сайлау уңышлы узган. Ә менә өчесендә, тавыш бирүчеләр азрак булу сәбәпле, референдум кабул ителмәгән.

Шөкер, үз авыллары, туган җирләре язмышына битараф булмаучылар күбрәк. Мәсәлән, Кама Тамагында референдумда – 3,7 мең һәм Балык Бистәсендә 6,1 мең кеше катнашкан. Аларның 80 проценты үзара салым өчен тавыш биргән. Авылдашлар 300әр сум акча җыярга килешкән. Аларны киләчәктә юллар төзекләндерүгә, юлда тизлек киметү өчен ясалма сикертмә урнаштыруга, парк һәм скверларны матурлауга тотарга ниятлиләр.

Мамадышлылар исә бергәләп җыйган акчасын пляжны төзекләндерү һәм Северный бистәсендәге халык күпләп ял итә торган урынны матурлау өчен тотарга уйлыйлар. Биредә референдумга 11,9 мең кеше килгән. Үзара салым җыю карарын халыкның 73,1 проценты хуплаган.

Буа һәм Актаныш халкы 500 сумнан җыелышкан үзара салым акчасын төзекләндерүләр өчен тотмакчы. Хөкүмәттән дүрт тапкыр артып кайткан акчага алар юл, зират, тротуарларны карамакчы булалар. Әлеге җирлекләрдә 20 мең кеше референдумда катнашкан. Күпчелеге үзара салым җыю яклы булган.   

Референдум Кукмара районының Зур Сәрдек авылында да узган. Район басмасы язуынча, үзара салым акчасын узган елдагы кебек үк 500 сум итеп калдырганнар.

– Узган ел да 500 сумнан җыелган идек. Биш авылга, дәүләт субсидиясен дә кертеп, барлыгы 5 млн 580 мең сум акча тупланды. Без аларны башлыча авыл урамнарына вак таш җәю, уен мәйданчыкларын ясау, су насосы, янгын гидрантлары алу һәм башка кирәкләр өчен файдаландык, – дигән авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.

Быел җыярга килешенгән акчага авылларда юлларга таш җәю, Зур Сәрдектә һәм Адайда балалар мәйданчыкларын ясау, Купка, Аш-Буҗи авылларында спорт җиһазлары урнаштыру каралган. Моннан тыш, Зур Сәрдектә сугышта һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл кую, артезиан коеларын карау, электр саклагыч лампалар алу, янгын гидрантлары булдыру ниятләнелә.               


Фикер өстәү