Сәләтле яшьләр

Быел  “Ел  студенты”  илкүләм бәйгесен икегә бүлделәр. Ростов шәһәрендә вузлар арасында “иң-иң”нәрне билгеләсәләр, кичә Казанда урта һөнәр уку йортларының сәләтле яшьләрен ачыкладылар. Гран-при иясе булып Ростов өлкәсе кызы Ольга Денисюк танылды. “Елның җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә Татарстаннан Самат Фәсхетдинов  җиңү яулады.

Конкурсның төбәк этапларында  400 студент катнашкан. “Елның иҗади шәхесе”, “Ел профессионалы”, “Елның җәмәгать эшлеклесе ”, “Ел спортчысы” юнәлешләренә  иң күп гаризалар кабул ителгән. Барлыгы тугыз юнәлеш буенча 9 катнашучы һәм 6 студент берләшмәсе лауреат булган.

Жиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белдергәнчә, бу бәйге безгә аеруча якын. Аны республика 2005 елда беренчеләрдән булып уздыра башлады. “Ел студенты” илкүләм конкурсы исә бездә биш ел элек беренче тапкыр оештырылса, бу юлы бөтенләй яңача үтте. “Үзегезгә ышаныгыз, хәзер сезнең иң матур чагыгыз. Бар да сездән тора”, – диде министр.

“Россия Яшьләр союзы” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий, гран-при иясен котлап, барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Аның әйтүенчә, конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бәйге матур традициягә әйләнде. “Россияне яшәртү өчен, яшьләр берләшмәсенә керегез”, – диде ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов фикеренчә, залда бер генә җиңелүче дә юк, барысы да – җиңүчеләр. “Без халык хуҗалыгына белгечләр әзерлибез. Бу яшьләр илебезне бай итәчәк, фәнни-техник казанышларны алга җибәрәчәк”, – диде баш педагог.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү