Күрше Республикада җир тетрәгән

18 һәм 19 ноябрьдә Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә җир тетрәгән. 

Казахстан милли мәгълүмат үзәгенең сейсмик станциясе хәбәр итүенчә, беренче тетрәү Чиләбе өлкәсенең Кызыл районында күзәтелгән. Ул вакытта магнитуда 2.2 берәмлек тәшкил иткән.

Тагын бер тетрәүне сейсмологлар 19 ноябрьгә каршы төндә теркәгән. Магнитудасы 2.5 булган җир тетрәве Чиләбе өлкәсенең Уйский районының Кочнево авылы янында, Башкортстанның Туңгатар авылыннан ерак түгел күзәтелгән.


Фикер өстәү