Зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырыла

Казан мәчетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә зәкят һәм сәдаканы онлайн түләү өчен терминаллар урнаштырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «ПэйЗакят» ҖЧҖ Казан мәчетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә PayZakat платформасын гамәлгә кертү турында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.

PayZakat – Исламда мәҗбүри һәм ирекле сәдакаларны исәпләү, җыю, бүлү һәм мониторинглау өчен бердәм цифрлы интернет-платформа булып тора. Проектның максаты – барлык хәйриячелек процессларының ачыклыгын арттыру. Беренче терминаллар Казанның Галиев һәм “Зәңгәр” мәчетләренә куелыр дип көтелә.


Фикер өстәү