Тирес лицензиясе шундый матавыклар китереп чыгарды

Соңгы көннәрдә генә Трампның “Твиттер”дагы битендә яңа язу пәйда булды. Рәхмәт көне уңаеннан (АКШта ул көн ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә) Ак йорт хуҗасы Америка фермерларына компенсация ясарга ниятли:  акчалата бүләк бирергә җыена. Сәүдә сугышы башлангач, Кытай АКШ фермерлары җитештергән азык-төлекне кертүне тыйган икән. Билгеле инде, фермерлар матди зыян күргән. Хәзер бит җитештерү проблема түгел, сату өчен базар табу кыен. Менә шул зыянны  Президент Кытай товарларына салынган пошлина акчасы белән капларга җыена.

https://vatantat.ru/2019/11/s%d3%a9t-kalyr-vatan-kit%d3%99r/

Никадәр генә тузга язмаган булып тоелмасын, Трамп үз иле җитештерүчеләренең хокукларын  яклый. АКШта болай да авыл хуҗалыгына зур субсидияләр бирелә. Гомумән, алга киткән барлык илләрдә дә авыл җитештерүчесе матди яктан мул яклана, чөнки азык-төлек бәйсезлеге – стратегик мәсьәлә ул. Капитализм шартларында авылны якламый һич булмый, чөнки җитештерүче белән кулланучы арасына арадашчыларның шактый мул катламы кереп урнаша да, продукцияңне тиешле хактан сатып булмый, шуннан бөләсең инде.

Трампның компенсация турындагы язмасы белән бер үк вакытта диярлек Россия яңалыклары тасмасында сөт җитештерүчеләренең хөкүмәткә тирескә куелган таләпләрне йомшартуны үтенгән мөрәҗәгате дә күренде. Хәтерлик әле: моннан өч ел элек Дәүләт Думасы тирескә кагылышлы карар кабул итте: тирес белән эш итүчеләргә лицензия алу мәҗбүри. Лицензиянең бәясе тешли торган гына түгел, күтәрә алмаслык: рөхсәт кәгазе өчен миллион ярым сумга кадәр акча чыгарып салырга туры килә. Эре хуҗалыклардан хәтта 20 миллион сумга кадәр таләп итәләр. Тирес өчен рөхсәт кәгазенең бәясе Татарстан фермерларына гына да миллиардлаган сумга төшәчәк иде. Әле ярый республика Президенты Рөстәм Миннеханов, моны ахмаклык дип атап, авыл җитештерүчесен яклап чыкты. Ул чактагы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тә үз сүзен кискен әйтеп,  авылны канат астына алды. Әле ярый судлар авыл тарафын яклады. Лицензия өчен акча түли башласа, авыл хуҗалыгы тармагы үзе файдалана торган барлык субсидияләрдән артыграк акча чыгарып салырга мәҗбүр булачак иде. Моннан тыш әле тагын “продукцияне маркировкалау” дигән афәт туып, җитештерүче бугазына акчалата элмәк салды. Лицензия кылычы, күрәсең, һаман да фермерлар баш очында эленеп тора. Шулай булмаса “Союзмолоко”, яклау сорап, хөкүмәткә мөрәҗәгать итмәс иде.

https://vatantat.ru/2019/11/k%d2%afrshe-respublikada-%d2%97ir-tetr%d3%99g%d3%99n/

Тирес лицензиясе исә шундый матавыклар китереп чыгарды ки, гөмбә үстерүчеләр тирестән ясалган компостны чит илдән сатып алырга мәҗбүр булдылар, чөнки үзебезнең  компост ясаучылар ул эштән тәртәләрен борды. Шундый кызык хәл туды: Польшадан алма сатып алуны санкция дигән булып тыйдылар да аннан тирес сатып ала башладылар. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек департаменты җитәкчесе Петр Чекмарев моннан ел ярым элек бу хакта: “Оятымнан янам”, – дип, кайнарланып чыгыш ясады. Тирес кыйссасы төгәлләнмәгән әле, чөнки хөкүмәтнең сөт җитештерүчеләргә җавабы иштелмәде.

“Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Россиядәге тирес законы кебек  законнарның тагын кайсы илләрдә барлыгын белеште. Тирескә түгел, ике илдә сыерлар чыгарган газга салым бар икән. Даниядәге “метеоризм өчен салым” дип атала торган ул сәер салымның күләме – сыер башына безнең акча белән 7 мең сум тирәсе. Халык саны буенча Татарстаннан аз гына зуррак илдә мөгезле эре терлекнең баш саны 2 миллион бер йөз меңнән артып киткән һәм даниялеләр аны киметергә телиләр. Сәер закон шул нигездә туган. Елга 5 миллион тоннага якын сөт җитештерүче, атланмайны читкә сату буенча лидерларның берсе булган ул илдән безгә үрнәк алырга һич тә ярамый. Бездә сыерларның баш саны андый сәер салымнардан башка да елдан-ел кимүгә таба бара. Татарстанда бүген 710 мең тирәсе мөгезле эре терлек бар, бу – узган елгының 98,7 проценты. 2015 елда 747 мең баштан артык мөгезле эре терлек булган, шуннан соң ел саен кимегән. Мондый шартларда өстәмә салымнар кертергә түгел, субсидия акчасын арттырырга кирәк югыйсә. Сөт һәм иттән башка яши алмый бер ил дә. Менә карагыз: 1986 елда Канадада фермерларга сөтнең сату бәясенең 96,7 проценты кадәр дотация бирелгән. Безнең шартларга күчерсәк, сөтнең сатып алу бәясе 20 сум булса, тагын шул чама субсидия бирү сорала дигән сүз инде монысы. Субсидия кушып, сөтнең сатып алу бәясен 40 сумга кадәр җиткерсәк, Татарстан өч елда, һичшиксез,  Данияне узып китәчәк. Канадада бүген авыл җитештерүчесенең барлык югалтуларын да компенсациялиләр. Фермер 100 мең доллар табыш алырга тиеш дип исәпләнсә, табыш 40 мең генә булганда, 60 мең доллар компенсация акчасы ала. Менә шундый ярдәмнән башка авылны күтәрәм димә.

https://vatantat.ru/2019/11/z%d3%99kyat-%d2%bb%d3%99m-s%d3%99dakany-onlajn-t%d2%afl%d3%99%d2%af-%d3%a9chen-terminallar-urnashtyryla/

Авылга ярдәм мәсьәләсен Европада үзләренчә хәл итәләр. Анда акча гектарга карап бирелә. Гектар акчасы ике катлы: бер өлешен Евросоюз бирә, икенчесен – милли хөкүмәт.  Гектарга ярдәм акчасының иң зурсын Мальта фермерлары ала: бер гектарга – 645 евро. Безнең акчага күчергәч,  45 150 сум тирәсе чыга. Чагыштырып карыйк. Быел Татарстан буенча бер гектарга уртача 23 мең сум акчалата керем алынган. Истә тотыгыз: табыш түгел, керем. Чирмешән районының гектарга кереме – 5 мең сум гына.  Мальта фермеры чәчмәгән килеш тә татарстанлыларга караганда ике тапкыр күбрәк (чирмешәнлеләргә караганда 9 тапкыр күбрәк) акчаны кесәсенә салып куйды инде. Җиренең уңдырышлылыгы һәм климат шартларының уңайлылыгы сәбәпле, ул болай да безнең фермерларга караганда өстенрәк позициядә тора. Шулай булгач,  Татарстан продукциясен Мальтада сатып буламы? Юк, әлбәттә, мөмкинлек бирсәң, европалылар үз итләрен һәм сырларын безнең базарга кертәчәк. Без мөмкинлек бирмибез. Канадада алай эшләмиләр. Чит ил продуктларына 200 процентлык пошлина салып, үз җитештерүчеләрен яклыйлар Безгә шундыйрак бер чара уйлап табасы иде. Пошлина акчасыннан авыл җитештерүчеләренә Трамп кебек өстәмә ярдәм оештырып булыр иде. Ә болай әхлакый зыяннан башка берни дә алмыйбыз.

Бездә дә Европа үрнәгендә субсидияләр бар, билгеле. Хөкүмәт кайгыртуы булмаса, авыл чәчә дә, ура да алмас иде. Әлегә менә шул ярдәм акчасын файдаланып, шактый гына уңышлы эшләгән районнар бар. Җитештерүчеләрнең рентабельлеге турындагы мәгълүматны әллә кая яшерделәр никтер. Газета хәбәрчесе ачык мәгълүмат таба алмады. Кредитлар турындагы таблица да каядыр юкка чыкты. Менә шул ике мәгълүматтан башка авылның бүгенге хәленә диагноз куеп булмый бит инде. Ә болай Татарстанда сөт җитештерү темплары үсә. Монысы сөендерә. Безнең потенциалыбыз зур булу турында сөйли бу. Европалылар белән ярышырлык җаебыз бар. Ярдәм масштабы да көнбатыштагы күләмгә җиткерелсә, уздыра да алабыз. Тирес лицензиясе кебек тиле карарлар белән аякка богау гына салмасыннар.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү