Фәкыйрьләрдән салым җыймаскамы?

Сентябрь аенда үткән Мәскәү финанс форумында Тышкы сәүдә банкы (ВТБ) җитәкчесе Андрей Костин фәкыйрьләрне сөендерерлек бер тәкъдим кертте: алардан физик затларның кеременә салым җыймаска. Бездә бит хәзерге вакытта ничек: керемең чыпчык томшыгына сыеп бетәрлек булса да, НДФЛ түлисең. Рәсми рәвештә теркәлеп эшләүчеләр берничек тә ул салымнан котыла алмый. Юеш борынлы нарасыймы син, ак сакаллы картмы, керемең булдымы салымың гарантияләнгән. Дөрес, хезмәт хакыннан НДФЛдан башка бик күп взнослар да тотыла. Тик алары аның хезмәт хакы исәпләгән кәгазьдә күренми, шуңа сизелми. Без кулга кергән акчаны гына акча дип санарга күнеккән. Костин әфәнденең тәкъдимен хөкүмәттә күтәреп алсалар, менә шул кулга кергән акча кинәт 13 процентка югарыга сикерәчәк. Ул процентларны айга миллионнар алучы топ-менеджерлар да түли, фәкыйрь халык та казнага сала. Топ-менеджерларныкы бигрәк кызганыч инде: ун миллион алсаң, бер миллион өч йөз меңне чыгарып салырга туры килә. Дөрес, кайбер илләрдә салымның прогрессив шкаласы дигән нәрсә бар: күбрәк алган саен, күбрәк түлисең. Байларның илле проценттан артык акчасын басып калучы бюджетлар бар дөньяда. Вәләкин Россиядә тигезлек. Һәркем үзенең 13 процентын чыгарып сала да тыныч йоклый.

Федераль хөкүмәттә, Костин инициативасын ишетеп, нык уйга калганнар. Фәкыйрьләрне салымнан азат итсәң, азат ителмәүчеләр ни дияр? Байлыкны бит һәркем үзенчә аңлый. Лондонда банк хисабына арест салынгач, Россия олигархы Борис Менц: “Атнага 700 мең сумга яшәп булмый”, – дип утырып елады бит әле әнә. Хөкүмәт рәисе Медведев әфәнде дә: Салым законнарында шундый бүленү барлыкка килсә, күп кенә кешеләр үзләрен хаксызга таланган дип санаячаклар, диде. Әйтәчәкләр: без дә бай түгел, ни өчендер бездән НДФЛ алырга булдылар.

Хөрмәтле банкирыбыз Костин: “Тәкъдимне хөкүмәттә дә яклыйлар”, – дип әйтеп тә бетермәде, хөкүмәтнең финанс блогы да җанланды. Финанс министры Силуанов та, инициативаның бөтен минусларын һәм плюсларын дә исәпләргә, яхшылап үлчәргә кирәк, дигәнрәк сүзләр әйтте. Минуслар күбрәк инде, билгеле. Бюджетларының 70 проценты шул салымнан гына торган төбәкләр бар икән. Дәүләт НДФЛ җыюны 2019 елда 9,3 триллион сум булыр дип көтсә, 2020 елда 9,9 триллионга, тагын бер елдан соң 10,3 триллионга җиткерергә планлаштыра икән. Менә шундый бөек ниятләр белән яшәп ятканда, ярты илең фәкыйрьләрдән торсын да, шуларны салымнан азат ит, дип әйтсеннәр әле. Шуңа күрә ВТБ җитәкчесе тәкъдиме матур, әмма тормышка ашмый торган хыяллар рәтендә генә калыр, мөгаен.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү