Наз булмаса да, җылы бирәсе иде… Әнисез калган сабыйларга торак кирәк 

Биектауда яшәгән 33 яшьлек Дилә Фәтхуллина игезәк кызларын күрергә дә өлгерә алмыйча  вафат була. Бер төндә өч бала әнисез кала. Диләнең ун яшьлек улы Әмирхан әнисенең кайтмас җиргә киткәнен белсә дә, әле бала табу йортындагы кызлар үзләрен кочып сөяр әниләре юклыгын тиз генә аңламас.

Дилә белән Радик ике ел бергә яшәсә дә, никахларын быел 15 ноябрьдә, игезәкләр туар алдыннан гына рәсмиләштерергә булалар. Беркем дә тагын бер атнадан гаиләгә кайгы килер дип уйламый. Дилә сабыйларны бала тудыру йортыннан алып кайтыр өчен бөтен кирәк-яракны алдан әзерләп куя. Улы Әмирхан да түземсезлек белән сеңелләрен көтә. Тик… бәхет урынына кайгы килә…

Радик бу хәсрәтне бик авыр кичерә. Хәтта сөйләшә дә алмый, күз яшьләренә буыла.

– Буласы булды инде. Ә бит без шундый бәхетле идек. Хәзер көчле булырга, бу авырлыкны күтәрә алырлык сабырлык табарга кирәк. Минем бит әле балаларны аякка бастырасым бар, – ди ул.

Радикның да, Диләнең дә икенче никахлары бу. Диләнең беренче никахтан улы бар, Радикның да ике баласы үсә.

– Беренче хатыны белән тормыш барып чыкмагач, Радик, фатирын калдырып, чыгып китәргә мәҗбүр булды. Әйтерсең, Дилә аның бәхетенә туган. Бер-берсен бик аңлап яшәделәр, бәхетне бергә корырга тырыштылар. Бик акыллы хатын иде, – дип искә ала күршеләре Зөлфия апа.

Әти-әнисе яшьли үлеп киткәч, Диләгә зур терәк булып апасы Ләйсән кала. Ул кызны ташламый. Авыр вакытларда ярдәм кулы сузарга тырыша.

– Арча районының Шурабаш авылында туып үстек без. Әти-әнине иртә юаглткач, тормыш авырлыкларын бергә күтәрдек. Инде гаиләле булгач та, гел бергә яшәргә тырыштык. Сеңлем бәхеткә тиенгән иде. Радик белән матур яшәделәр, – ди Ләйсән. – Диләгә РКБда кесарь кисеме ясарга тиешләр иде. Әмма ул анда барып җитә алмады. Тулгагы башланып, суы киткәч, тизрәк Биектау хастаханәсенә илттек. Беренче кызны үзе тапкан, икенчесе дөрес килмәгән. Шуңа да аны ярып алганнар.

Табиблар Диләнең каны зарарланган дип әйтә икән. Шунлыктан ул аңын югалткан, комага киткән. Бәби тапканда, ике тапкыр клиник үлем кичергән, өченчесен исә йөрәге күтәрә алмаган.

– Сеңлем кызларга исем дә уйлап куйган иде. Үзе тапканын Асылъяр, ярып алган сабыйны Айзилә дип атарга булдык. Балаларны бергәләп үстеребез дип торабыз. Әле Әмирхан да кечкенә бит. Аны укытасы, аякка бастырасы бар. Радикка бик авыр, ярдәм итәргә кирәк, – ди Ләйсән.

Асылъяр белән Айзиләне ике атнадан өйгә чыгаралар. Тик аларның барыр җире юк. Радик белән Дилә фатир яллап торган, Ләйсән дә ире, балалары белән кеше торагында гына яши икән. Радикның әтисе янында урын бар, тик анда сабыйларны карар кеше юк. Шуңа да Ләйсән туганының ятим балаларын үстерергә фатир кирәк, ди. “Авырлыкны җиңәр өчен, безгә берләшеп яшәргә кирәк”, – ди ул.

Радик эшли торган завод коллективы да матди ярдәм күрсәткән. Бер дә белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы суза икән.

– Сеңлемне югалту ачысы бик авыр. Без бар көчебезне шушы сабыйларны үстерүгә бирәчәкбез. Ярдәм сорамыйча да мөмкин түгел, үзебезнең генә мөмкинлегебез җитми, – ди Ләйсән. – Бар өметебез – мәрхәмәтле кешеләрдә. Әни назын бирә алмасак та, тормышларын бераз булса да яхшыртырга ярдәм итсәк иде.

Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Диләнең апасы Ләйсән Динар кызы Мортазина исемендәге Саклык банкы картасы номерлары: 4276 6200 2555 7616, 2202 2001 5274 3736,
6762 8062 9002 3538 23.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


2 фикер

  1. Радик Фатхуллов исемендәге Сбербанк картасы: 4276 6200 2555 7616. Радикның телефон номеры 89393628286

Җавап Отменить ответ