«Татнефть» Үзбәкстанда BARS шиннар җитештерүче базасында шиннар комплексы төзиячәк

«Татнефть» компаниясе һәм «Үзкимесаноат» АҖ Ташкент өлкәсендә урнашкан «Беренче резинотехника заводы» (БРЗ) базасында уртак предприятие төзү турында килешүгә кул куйдылар. Килешү тәмамланганнан соң уртак предприятиенең 51 проценты күләмендәге контроль пакеты Татарстан компаниясенә тапшырылачак, шул ук вакытта БРЗ «Татнефть»нең шина комплексына интеграцияләнәчәк.

Кичә Ташкентта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга сәфәре кысаларында уртак предприятие төзү турында килешүгә кул куелды. «Татнефть»нең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, килешү яклар тарафыннан берничә кичектерү шартларын үтәгәннән соң тәмамланачак. Бу алдагы берничә ай эчендә булыр дип көтелә.

«Имзаланган килешү «Татнефть» төркеме шина продукциясен җитештерүне һәм сатуны диверсификацияләү һәм киңәйтү буенча уникаль мөмкинлекләр тудыра. Ул «Татнефть» компаниясе өчен Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш базарларының еллык үсеше темпы ягыннан перспективалы юнәлеш булып тора», – диделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү