26 октябрьдә улларын урлап качкан ирне хаман эзлиләр

Ике улы белән югалган Артем Мазовны балалары белән Севастопольдә күргәннәр. Ирнең уллары белән бергә океанариумда йөрүен күреп, берничә кеше хәбәр иткән. Бу хакта «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

26 ноябрь көнне бу хакта берьюлы берничә кешедән хәбәр килгән. Күрүчеләрнең берсе Мазовны ике улы белән Владивосток-Совгавань поездында очратуы турында хәбәр иткән.

https://vatantat.ru/2019/10/bashkortostanda-ullary-bel%d3%99n-kachkan-irne-ezlil%d3%99r-artem-ahmaklyk-kylma-zin%d2%bbar-balalarny-kajtar/

Искәртеп узабыз, Артем Мазов 26 октябрьдә балалары белән бергә югалган иде. Югалу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Мәгълүм булуынча, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Мазовларны табарга ярдәм итүче мәгълүмат өчен 500 мең сум акча вәгъдә итте.


Фикер өстәү