Мәктәпкә терекөмеш алып килеп классташларына тараткан

Приморье краеның Хороль авылында 7нче сыйныф укучысы мәктәпкә банка белән терекөмеш алып килгән. Тәнәфестә ул сыйныфташлары белән “табышы” белән бүлешергә уйлый һәм «тамчылап аларның учларына салып чыга”.

Бу хәлдән соң барысын да эвакуацияләгәннәр. Район хакимияте мәгълүматлары буенча, бала терекөмешне иске гаражда тапкан.
Әлеге вакытта түгелгән терекөмешнең төгәл күләме ачыклана. Хәвефле калдыкларны утильләштерү белән шөгыльләнүче “Примтехнополис” оешмасы вәкиле хәбәр итүенчә, мәктәптә терекөмеш концентрациясе нормадан 80 тапкыр артыграк.
Белем бирү оешмасы әлегә ябылган, балалар дистанцион рәвештә укый.

Бала хокуклары буенча вәкил Ирина Медведева сүзләренә караганда, укучыларны якындагы мәктәпкә икенче сменага укырга күчерәчәкләр. Ул бу хәлнең нәтиҗәләрен бетерүгә «вакыт һәм шактый зур акчалар кирәк булачак», дип аныклый.


Фикер өстәү