Мөхәммәтшин белән Назарбаев Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлеге турында фикерләште

 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты. Бу хакта Elbasy.kz. хәбәр итә.

Нур-Солтанда узган очрашуда Мөхәммәтшин һәм Назарбаев илләр арасында икеяклы мөнәсәбәтләрне ныгыту кысаларында Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты.

«Илебезгә сәфәрегезне хуплыйм. Татарстан — Россиянең үсә торган төбәге. Сез Казахстан парламенты Мәҗлесендә һәм Сенатта да сөйләшүләр уздырдыгыз. Минем өчен безнең мөнәсәбәтләр кадерле», — диде Казахстанның беренче Президенты.


Фикер өстәү