Интернет-аферистлар Әлмәттә яшәүчеләрне 240 мең сумга алдаган

Интернет-аферистлар Әлмәттә яшәүчеләрне 240 мең сумга алдаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир интернет челтәрдә эт өчен махсус муенчак сатып алырга уйлаган һәм сайтларның берсендә бәясе 33 мең сум булган яраклы әйбер тапкан. Ул үзенең номерын калдырган һәм тиздән аның белән кибет вәкиле элемтәгә кергән.

Ир товар өчен түләгән. Тик билгеләнгән вакытта муенчак урынына китаплар алган. Ул кибет белән элемтәгә кергән, анда аңа товарны кемдер алган, ачыкларбыз, дип хәбәр иткәннәр.

Тагын бер очракта караклар кармагына туристик агентлыкта 210 мең сумга номер броньлаган гаилә эләккән. Сөйләшкәндә менеджерлар даими рәвештә үзгәреп торган һәм алар гел яңа хезмәтләр тәкъдим иткән. Шуннан Әлмәттә яшәүче гаилә шикләнә башлаган.

Клиентлар хезмәт күрсәтүдән баш тарткач, аферистлар элемтәгә чыкмый башлаган.

Ике очрак буенча да полиция тикшерү алып бара.

«Татар-Информ» 


Фикер өстәү