“Таз Борһан”, “Күсе Малик”, “Бүре Гайние” дип авыз тутырып әйтәләр…

Авылда бездән башка кушаматсыз нәсел юк иде бугай. Малай чагында мин моңа гарьләнә идем. Ничек инде ул алай? Әнә, башкаларны “Таз Борһан”, “Күсе Малик”, “Бүре Гайние” дип авыз тутырып әйтәләр, ә без кемнән ким?

Күрәсең, башкалардан аерып тора торган берәр сыйфатыбыз булмагандыр. Халык күңеле бик сизгер бит ул, һәркемнең кай җире белән сулаганын, нинди эшкә маһир икәнен, тышкы кыяфәте, йә йөреше белән кемгә, ни-нәрсәгә охшаганын шундук белеп ала да кушамат чәпәп тә куя. Хәтта безгә колхоз бетәр алдыннан килгән персидәтелгә дә ил башлыгының фамилиясен кушамат итеп ябыштырып куйганнар иде. Тышкы кыяфәте белән ул Владимир Путинга охшаган иде. Шунысы кызык, “Путин” дип йөри торгач, авыл халкы аның исемен дә онытты. Кайчак бер-берсеннән: “Карале, кем иде соң әле бу?” – дип сорыйлар иде дә, эчләре катып көләләр иде. Яхшы эшләде “Путин”, шуның өчен аны югары урынга эшкә алдылар. Авыл халкы боегып калды. Шуннан соң әкренләп колхоз да таралды. Халык арасында бүген дә: “Их, Путин китмәгән булса, элеккечә гөрләтеп яшәгән булыр идек әле!” – дип сөйләнүчеләр бар.

Бездә “Ленин” да бар иде. Мәктәптә бик яхшы укыганы өчен бер малай  турында: “Ленин башлы”, – диләр иде. Шулай сөйләп йөрделәр-йөрделәр дә, тора-бара “башлы”сы төшеп калып, “Ленин” гына калды.

Иң беренче чиратта, кушамат – халык иҗаты, зирәклек билгесе ул. Һәрхәлдә, шулай дип уйлыйм. Тик менә кушамат тагу кешенең бер-бер кимчелегеннән көлү булмасын иде. Уйлавымча, кушамат – тарихи мәгълүмат чыганагы да. Студент чакта профессор Гомәр ага Саттаров белән экспедициягә чыгып, географик атамаларны, кеше фамилияләрен, кушаматларны җыеп-өйрәнеп йөргән идек. Ырынбур якларында йөргәндә Шырпыков фамилиясенә тап булдык. Әлеге фамилия нәселдән-нәселгә килә һәм “шырпы” дигән сүз белән бәйле, дигәч, әлеге нәсел вәкилләре шырпы кебек ябык булган, дип шаяртып авыз ера башлаган идек, профессорыбызның беренче сүзләреннән үк авызны җыеп алдык. Бактың исә, бу нәсел заманында шырпы фабрикалары тоткан булган икән.

Бу язмамны да “Яшәсен халык иҗаты!”  дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килеп китте. “Яшәсен кушамат!” – дип тә өстәмәкче идем, бик үк килешеп бетмәс дип уйладым. Хәер, тел төбе болай да аңлашыла бит.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү