Доминиканада булган юл һәлакәтендә Казаннан бер гаилә зыян күргән

Доминиканада Игуэй шәһәре янында автобус юл һәлакәтендә Казаннан бер гаилә зыян күргән.

Роман белән Снежанна бу илгә туй сәяхәтенә чыгып киләләр. Хәзер икесе дә Седано госпиталендә. Роман хатыныннан азрак зыян күргән, Снежанна үзен начаррак хис итә, дип яза «Комсомольская правда».

Исегезгә төшерәбез, сишәмбе көнне Доминиканада Игуэй шәһәреннән ерак түгел 39 Россия туристы утырган автобус йөк машинасы белән бәрелеште. Авариядә зыян күргән хастаханәгә озатылды, авыр җәрәхәт алганнары да бар. Автобуста Anex Tour туроператоры клиентлары булган, барлык зыян күрүчеләр диярлек – мәскәүлеләр, алар арасында балалар бар. Бер хатын-кызның кулларын тулысынча ампутацияләргә туры килгән.


Фикер өстәү