Фәрит Габделганиев: Татарстан илкүләм проектлар кысаларында дәүләт контрактларының 100%ын төзеде

Бүгенге көндә Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми суммасы 14,8 млрд сумлык 565 дәүләт контракты төзелгән, ягъни агымдагы елга планлаштырылган барлык контрактларның 100%ы. Бу хакта бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев белдерде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ноябрьдә Татарстанда барлык дәүләт контрактлары төзеләчәк.

«Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планлы режимда бара. Республика үз йөкләмәләрен вакытында үтәячәк», – диде Фәрит Габделганиев.

Быел Татарстан Россия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга кушылды. 2019 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,7 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 18,1 млрд сум һәм республика бюджетыннан 7,6 млрд сум. Акчалар 341 объектны төзү һәм реконструкцияләүгә, WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионы уздыруга, җиһазлар сатып алуга һәм 385 объект өчен матди-техник базаны яхшыртуга, адреслы ярдәм күрсәтү, социаль түләүләр, укыту һәм башка чаралар өчен җибәрелә.

Илкүләм проектлар ярдәмендә күп очракта, узган ел белән чагыштырганда, кайбер социаль әһәмияткә ия тармакларны финанслау арткан.

Әйтик, 2019 елда тиңдәшсез акчалар «Кече-урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» милли проекты кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә бүлеп бирелгән — 1,6 млрд сум. Узган ел нибары 70 млн сум булган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан — Россия төбәкләре арасында лидер.

Транспортны һәм юл хуҗалыгын финанслау 3,7 млрд сумга арткан: 2019 елда Татарстанның өч эре агломерациясендә — Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада 202 км юлны ремонтлау планлаштырылган.

Сәламәтлек саклауны финанслау 1,1 млрд сумга артты: акчалар республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга, авыруларны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелә.


Фикер өстәү