Татарстаннан бер гаилә ялган туристлык фирмасына 200 мең сум акча түләгән

Әлмәттә яшәүче гаилә ялган турфирма корбаны булган Алар номер броньлап, 210 мең сум түләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

34 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, алар туристик юллама алырга җыенган булган.Туристлык агентлыгы менеджерлары еш үзгәрү сәбәпле, аларга ял итү өчен яңа турлар тәкъдим иткәннәр.

Фирманың намуслылыгына шикләнеп, ир белән хатын юлламадан баш тарта һәм үз акчаларын кире кайтаруларын таләп итә. Тик мошенниклар аларга бернинди акчаны да кире кайтармый һәм аларның телефон шалтыратуларына җавап бирүдән бөтенләй туктыйлар.

Ир белән хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча хокук саклау органнары тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

«Әлмәт таңнары»


Фикер өстәү