Кичә Казанда Финляндиянең Россиядәге илчесе Микко Хуатала җитәкчелегендә башкалабызга килгән фин эшкуарлары белән матбугат җыелышы булды.
– Финляндия – дөньяның иң яшел иле. Бездә иң чиста һава. Соңгы елларда чисталыкка игътибар арту, чүп эшкәртүне югары дәрәҗәгә күтәрү нәтиҗәсендә ирешелде моңа. Әгәр 2000 елда барча җыелган чүпнең 61 проценты полигоннарга озатылса, 2017 елда бу күрсәткеч 1 процентка калды. Хәзер чүпнең 41 проценты икенче чимал итеп кулланыла, 58 проценты эшкәртелә. Кәгазь, катыргы, металл, электроника, гомумән, чүплеккә илтелми, – дип сөйләде Микко әфәнде.
Илче җитәкчелегендә килгән 6 ширкәт вәкиле каләм әһелләренә үз технологияләренең өстенлеген, Татарстанга да килеп эш җәелдерергә җыенуларын, инде Самара, Иваново өлкәләрендә, Мари Иле республикасында, Мәскәү шәһәрендә үз җиһазларын, технологияләрен эшкә җигеп җибәрүләрен хәбәр итте.
Эшкуарларның сүзләренә караганда, Финляндиядәге 9 чүп эшкәртү һәм яндыру заводы җыелган бөтен калдыкны эшкәртеп, яндырып барырга өлгерә икән.
– Яндырылганнан соң калган көлне нишләтәсез? – дип сорады алардан журналистлар. “Шлакларын, ягъни каты өлешен кабат эшкәртүгә җибәрәбез, оча торганын күмеп куябыз. Чөнки ул бик агулы. Бер дә шикләнмәгез: безнең технологияләр барча таләпләргә җавап бирә, заманча заводлардан куркасы юк”, – дип җаваплады моңа эшкуарлар.
Финляндия татарлары ислам җәмгыятенең шәрәфле рәисе Окан Даһир да бик теләп журналистларның соравына җавап бирде. “Бездә сабыйларны кече яшьтән чүпләрне аерым савытларга салырга, әйләнә-тирәне пычратмаска өйрәтәләр. Әйләнә-тирә мохитебез чиста булсын өчен иң әүвәл аны пычратмаска тырышырга кирәк. Фин технологияләре бөтен дөньяда иң алдынгылардан санала. Илебез күрше Россия дәүләте белән тыгыз эшлекле мөгамәлә урнаштырды. Әйтик, узган ел гына сезнең илгә 14 миллиард евролык инвестиция кертте. Бу җәһәттә без Европа илләре арасында беренче урында. Татарстан да ышанычлы хезмәттәшләребезнең берсе. Бу икътисади мөнәсәбәтләр киләчәктә тагын да тыгызрак булыр дип өметләнәбез”, – дип сөйләде ул безгә.
Рәшит Минһаҗ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat