Зифа Кадыйрова: “Гомер буе авырлыкны берүзем күтәрдем”

Узган атнада популяр язучы Зифа Кадыйрованың бакча йортында янгын чыкты. Бу вакытта хуҗабикә хастаханәдә булган. “ВТ” хәбәрчесе язучының хәлен белеште.
Янгын – баш бәласе түгел, иң мөһиме – саулык, иң зур теләгем бу хәлләр аяктан екмасын, дип башлады ул сүзен:
– Башта бик кайгырдым. Бөтен көчемне салган, яратып төзегән йорт иде ул. Ирем үлгәч тә биш ел дәвамында нәрсәдер төзедем, кордым әле мин анда. Нәтиҗәдә бик матур, иҗат йорты кебек нәрсә килеп чыкты. Шунда язучылар килде, журналистлар белән әңгәмәләр корылды. Иҗат әйберләрем дә башлыча шунда сакланды. Башлап куелган әсәрләр бар, укучылардан килгән хатлар бик күп иде. Хәзер бит кулдан хат алышу юкка чыкты дип әйтсәң дә була. Ә миндә алар дүрт папка җыелган иде. Шулары бигрәк кызганыч.
Әлеге казадан соң язучыга матди ярдәм күрсәтергә теләп шалтыратучылар күп булган. Татар блогеры Раушания Шәяхмәтова исә, язучының рөхсәтеннән тыш, “ВКонтакте”дагы шәхси сәхифәсендә язучының телефон номерын күрсәтеп ярдәм җыюны игълан итте. Анда: “Халкыбызның сөекле кызы, алты китап авторы Зифа Кадыйровага зур бәла килде. Санаулы минутлар эчендә барлык корылмалары белән йорты янды. Бу йорттан бервакытта да кеше өзелмәде. Һәркемне монда кайнар чәй, Зифа апаның күңел җылысы, җанлы әңгәмәләр көтә иде. Барлык китапларын ул шушы йортта язды. Дуслары, туганнары, укучылары белән очраша торган җылы оясы иде бу йорт…

https://vatantat.ru/2019/11/zifa-kadyjrovaga-yard%d3%99m-kir%d3%99k/

Ярдәм тәкъдим итүчеләргә: “Юк, кирәкми, мин үзем…” – дип җавап биргәнен беләм, үземә дә шулай диде, хәтта бераз ачуланды да… Ничектер кешечә, мөселманнарча булмый бит болай, янгыннан каза күрүчеләргә гомергә ярдәм иткәннәр. Шуңа күрә, дуслар-кардәшләр, әйдәгез, ярдәм кулы сузыйк! Ил төкерсә – күл була. Янгында язучының кулъязмалары, яңа китапка тупланган барлык материаллар да янган. Шуңа бик тә өзгәләнә ул. Безнең ярдәмебез, күңел җылыбыз Зифабызга рух ныклыгы, яңа иҗади дәрт бирми калмас”, – дигән юллар бар.
Зифа апа бу игъланны күреп, куркып калуын әйтә:
– Тагын да зуррак борчуларга китермәс микән бу хәл дип, куркып калдым. Ярдәм сорарга, ярдәм алырга күнеккән кеше түгел мин. Иң авыр вакытларда да ярдәм сорамадым. Гомер буе бөтен авырлыкны үзем күтәрдем. Яшәр урыным бар, шуңа күрә бусын да җиңеп чыгарбыз. Бу ялларда анда өмә була, киләбез дип әйтүчеләргә бик зур рәхмәт. Хастаханәдә хәлемне белешеп торучы табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт. Гомумән, халыкка рәхмәт. Үземнең халыкка кирәклегемне тою өчен миңа бу казаның килүе кирәк булган икән.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү