Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев вафат булган

Бүген иртән Татарстанның халык артисты Рафаэль Әхәт улы Сәхәбиев бакыйлыкка күчте. Аңа 68 яшь иде. Татар милләте, татар сәнгате өчен бу бик зур югалту… Артист белән хушлашу кайчан, ничәдә буласын соңрак хәбәр итәрбез. 

  • Рафаэль Сәхәбиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. Опера артисты, камера җырчысы (лирик баритон), педагог, режиссер. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1976 елдан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли. 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли.

Фикер өстәү