Татар җәмәгатьчелеге Рафаил Сәхабиев белән бәйле истәлекләрен барлый

Татар җәмәгатьчелегендә зур югалту. 29 ноябрь иртәсендә Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, режиссер, остаз Рафаил Сәхабиев озакка сузылган каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Аңа 68 яшь иде.

Авылдашы, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев аны алыштыргысыз дип атый:

– Без авылдашлар идек. Мин аны бәләкәй чагыннан хәтерлим. Гаиләләре белән мәгърифәтле, зыялы. Әтисе дә, әнисе дә укытучылар. Әтисе гармунда уйный, әнисе, абыйсы Рафис искиткеч җырлый. Шуңа күрә аның җыр сәнгатенә килүе – гайре табигый хәл түгел иде. Югыйсә, ул башта ГПТУга укырга керде. Чөнки Түбән Кама – нефтехимия шәһәре. Анда бер-ике курс укыганнан соң, музыка көллиятенә күчте, шуннан консерваториягә китте. Ул, Нияз Даутов опера һәм балет театрында баш режиссер булып эшләгән чорда, опера сәнгатенә килгән искиткеч талантлы төркемнең бер вәкиле иде. Әлеге төркемдә Хәйдәр Бигичев, Мөнир Якупов, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Галина Казанцева бар, соңрак Венера Ганиева килеп кушылды. Алар арасында Рафаил аерылып торды. Беренчедән, кыяфәте сәхнә өчен яратылган кебек мәһабәт һәм сөйкемле. Кыяфәтең французга охшаган, тавышың – итальян җырчылары шикелле, үзең чын татар җырчысы дип язган да бар. Татар операсында алыштыргысыз җырчы, актер. “Башмагым”а халык Рафаил Сәхабиевне карарга йөрде. Җырчы гына түгел, драматик сәләткә ия иҗат кешесе. Алыштыргысыз… Бу – бик зур югалту.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина аны үлем хәлендә дә эшкә килде, дип искә алды:

– Ул шундый яхшы актер иде. Ул башкарган образлар әле дә күз алдында. Ә бит җырчыда андый драматизм сирәк була. Шул ук вакытта эстрада җырчысы да. Театрга 40 ел гомерен багышлаган, татар сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес. Эстрада өлкәсендә дә аның керткән өлеше зур. Рәшит Абдуллинның яңа язылган әсәрләрен башкарды. “Ватаным” җырын искә төшерегез, Марс Макаровның “Кара шәлең килә сөйрәлеп” җыры – чын драматик әсәргә әверелде. Тамашачы аның тыңлаганда елый иде. Без бергә бик күп җырлар башкардык. Халык хәтта безнең арада мәхәббәт икән дип сөйли иде. Беренче хатыны Ләлә әйдәгез, яңа дуэт әзерләгез, халыкны тагын котыртыйк, дип көлә иде. Хәленә кереп гайбәт сөйләргә килүчеләрне тагын да кыздырып, әйе, үзем күрдем, бер подъездга кереп киттеләр, дип үрти иде. Чыннан да, без Татарстан урамындагы йортта, бер подъездда яши идек. Гөрләтеп яшәде, бик күп композиторларның әсәрләрен беренче булып башкарып тамашачыга тапшырды. Аннан соң, ул күп еллар Казан консерваториясендә эшләде. Талантын студентларга бирергә тырышты. Әле быел сентябрьдә дә эшләргә килгән иде. Рафаэль, яшисең килсә, үзеңне сакла әле, дидем. Бөтен гомерен сәнгатькә салган кешене алай гына туктатып буламы инде?! Сәламәтлегенә дә карамый, үлем хәлендә эшкә килгән… Ничек инде, студентлар көтә, ди. Бик кызганыч… Ул хәзер дә опера һәм балет театрында штатта санала. Мин аны матур итеп озатырлар дип уйлыйм.

Язучы Алмаз Хәмзин, андый шәхесләрнең арабыздан китүе сүзсез калдыра, хәлсезләндерә дип кичерешләре белән уртаклашты:

– Чын мәгънәсендә мастер, эрудит, юмор иясе, таланты белән Европаны яулап алган музыкантның – Нариманның бабасы… Без аның белән авылдашлар, бергә уйнап үскән кешеләр. Бергә укымасак та, Казанда еш аралаша, бергәләп чыгышлар ясый идек. Минем өчен бу – зур югалту. Андый шәхесләр якты дөньядан кисәк кенә китсәләр, ничектер кечерәеп каласың, кимисең, беләсеңме… Рафаилның китүе хәлсезләндерә, киметә. Аны әйтеп тә булмый, сөйләргә дә кирәк түгел кебек. Сүзсез каласың. Эшләгән эшен генә дә әйтеп, бәяләп бетерерлек түгел бит. Опера җырчысы гына түгел, актер да, режиссер да. “Башмагым” постановкасын гына искә алыйк. Ул катнашкан спектакльләргә халык Рафаэль Cәхәбиевне карарга килә иде. Сәхнәдә вакыйга бер җирдә бара, Рафаэль читтә, тамашачының күзе – аңарда. Үзенә җәлеп итә иде ул. Бөек актер. Аның кебек актерларга соңгы вакытта ихтыяҗ кимеде, ул, әлбәттә, рәнҗеде. Татар операсының шушы хәлгә төшүенә бик рәнҗеде. Бу – аның шушы хәлгә барып җитүен тизләткәндер. Миндә дә опера сәнгате җырчыларының язмышы шушы хәлдә калуына үпкә дә бар, уфтану да.

Рафаил Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында туган. Опера артисты, камера җырчысы (лирик баритон), педагог, режиссер. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1976 елдан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли. 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли.

Аның кайда җирләнәчәге әле билгеле түгел. Улы Илдар башкаланың Мирный бистәсендәге татар зиратын карап кайтуы, урынны ошатуы турында хәбәр итте.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү