Бөгелмә районында яңа һәйкәл ачылды

Бөгелмә районының Татар Димескәе авылында тантаналы рәвештә Аналар һәйкәлен ачтылар. Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызганычка, В.Лямзин иҗат иткән һәйкәл үзе исән чакта куелмады. Дроздовлар һәм Ковалевлар гаиләсе ярдәме белән һәйкәл мәктәп ишегалдында урнаштырылды.

Монументны ачу тантанасында авыл җирлеге башлыгы Р.Галләмов һәм мәктәп директоры В.Зәйнуллина катнашты.

ФОТО: bugulma.tatar.ru

Фикер өстәү